Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россиянең Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Бу хакта Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисенең эш кабинетында узган әңгәмә барышында алар капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасын үткәргәндә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Төзелеш процессларына комплекслы якын килүне дә кертеп, башка актуаль темалар да кузгатылуы хакында хәбәр ителә.
Очрашуда Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat