Сәламәтлек өлкәсенә караган нинди яңалыклар көтелә?

Республикада яңа трансплантология үзәге ачылачак, робот тагын да күбрәк операция ясаячак, медицина җиһазлары яңартылачак. Быел республиканың сәламәтлек саклау тармагында шундый яңалыклар көтелә. Әмма максатлар яңа булса да, иске борчулар әле дә чабудан тарта. Кемдер һаман табибка языла алмый, демография яхшырту дигәнең алга атларга теләми. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының еллык утырышында Татарстан Рәисе әнә шуларны тәнкыйтьләде.

Министрлык коллегиясе елдагыча матур традициядән башланып китте үзе. Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина оешмаларына 50 машина ачкычы тапшырды. «Тимер ат»ларда башкарыласы эшләр турында исә утырышта сөйләштеләр.

Узган ел республиканың сәламәтлек саклау тармагына 136 миллиард сум акча тотылган. Барлыгы 82 ФАП, 9 табиб амбулаториясе, 16 хастаханә төзекләндерелгән. Узган ел республиканың дәвалау оешмаларына 320 табиб һәм 500ләп урта медицина хезмәткәре эшкә килгән.

Узган ел Татарстанда гомер озынлыгы 74,59 яшькә җиткән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе төбәкләре арасында – беренче, ил күләмендә унбишенче урында. Үлүчеләр саны да арткан. Әйтик, 2023 елда республикада мең кешегә 10,7 үлем-китем очрагы туры килгән булса, узган ел бу күрсәткеч 11,3 кә җиткән.

Министр Марсель Миңнуллин авылларда үлем-китем очраклары кимегәнен әйтте. Моннан ике ел элек, әйтик, авылларда үлүчеләр саны шәһәрдәгегә караганда 25,4 процентка күбрәк булган. Салада бер мең кешегә 13,4 үлем очрагы туры килгән. Узган ел бу күрсәткеч 12,8 гә калган. Дөресен әйткәндә, күп түгел. Сүз уңаеннан, бүген республика авылларында 1667 ФАП эшли. Шуларның 54 е узган ел ачылган.

Министр сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр әле дә булса күбрәк йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (40 процент), яман шештән үлә (16 процент). Узган ел юл һәлакәте, эчкечелек кебек чит сәбәпләр аркасында үлүчеләр саны да 53,2 процентка арткан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эчкечелек проблемасын аерым игътибарга алырга кушты.

– Республикада эчкечелеккә бәйле проблемалар бик күп. Һәр көнебез эчке эшләр министры хисабыннан башлана. Һәр көн диярлек хәмер аркасында берәр вакыйга килеп чыгып кына тора. Якын кешеләр бер-берсен үтерә, имгәтә. Без хәмергә бөтенләй башка мөнәсәбәттә булырга тиеш. Аңа динебез дә каршы, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөнәсәбәт димәктән, республикада булачак әниләргә дә аерым игътибар бирелә. Шул максаттан республикада йөкле хатыннар өчен кризис үзәге булдырылды. Анда эшләүче белгечләр узган ел аборт ясатырга уйлаган 469 хатын-кызны бу уеннан кире кайтарган. Бала тапкан хатын-кызлар арасында ел дәвамында бер үлем-китем очрагы да теркәлмәгән. Яңа туган сабыйлар арасында үлем очраклары кимегән. Хәзерге вакытта республикада сау-сәламәт туган мең балага 2,6 үлем очрагы туры килә. Аннан алдагы елда фаҗигале күрсәткеч 3,1 булган.

– Әмма юл һәлакәте, суга бату, янгын кебек фаҗигаләрдә гомерләре өзелгән сабыйлар саны арту борчуга сала. Ел саен республикада шул сәбәпле 60–80 бала үлә. Гаилә өчен нинди зур фаҗига бит бу, – дип белдерде Марсель Миңнуллин.

Рөстәм Миңнеханов исә демографияне яхшырту турында алып барылган сөйләшүләрнең сүздә генә калуына канәгатьсезлек белдерде. Дөньяга аваз салган балалар саны елдан-ел кими бара. Чагыштыру өчен: 2015 елда Татарстанда 57,5 мең бала туган булса, узган ел бу сан 35,6 мең тәшкил иткән.

– Елына 70 мең бала туган чорлар да бар иде. Беренче баланы соңарып алып кайтучылар саны да арта бара. Демография турында гел сөйләп торабыз, җитди карарлар гына кабул ителми. Ана капиталы бар, билгеле. Әмма вазгыятьне үзгәртерлек башка карарлар кирәк. Быел бу юнәлештә программа әзерләрбез, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов күпләрнең табибларга языла алмый интегүен дә искә төшерде. Узган ел министрлыкка килгән зарларның 46 проценты шул хакта. Шуларның нибары 3 проценты гына медицина сыйфатына кагыла.

– Без бу мәсьәләне һаман хәл итә, тәртипкә сала алмыйбызмыни? Эшне җиренә җиткереп оештыра алмавыбыз аркасында кешеләр азаплана. Баулы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллыдан мондый зарлар аеруча күп килгән, – дип ачуланды Татарстан Рәисе.

Марсель Миңнуллин сүзләренә караганда, быелдан республикада медицина җиһазларын яңарту эшенә керешәчәкләр. Программа ике елга исәпләнгән.

– Монда, иң беренче чиратта, диспансер күзәтүе, эндоскопия, наркоз бирү-сулау аппаратлары, авыр техника турында сүз бара. Әлеге программаны чынга ашыруга республика бюджетыннан 6 миллиард сум акча бүлеп бирелде, – дип ачыклык кертте министр.

Якын киләчәктә республикада тагын бер трансплантология үзәге ачылачак. Ул 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында урнашачак. Татарстанда «трасса ашыгыч хезмәте» дигән күренеш тә барлыкка киләчәк. Бу табиблар юл фаҗигасе булган урыннарга тизрәк килеп җитсен өчен эшләнә. Андый бригадалар Югары Ослан, Биектау, Лаеш һәм Питрәч районнарында оештырылачак.

Марсель Миңнуллин махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең дә игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте. Казанның сугыш ветераннары госпитале баш табибы Илдар Фәхретдинов үз чыгышында алдагы ике елда тернәкләндерү бүлекләрендәге ятак урыннар санын арттырырга кирәк булачагын искәртте.

Хәзер Татарстанда табиблар гына түгел, роботлар да катлаулы операция ясый! Сәламәтлек саклау коллегиясендә катнашучылар шундый чираттагы могҗизалы очракның шаһиты булды: видеоэлемтә аша республика онкология диспансерында «Да Винчи» исемле робот-хирургның операция ясавын күзәтте. Бу – республикада ясалган шундый икенче үзенчәлекле операция. Онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов сүзләренә караганда, робот ясаган операциядән соң кеше ике-өч көнгә тизрәк аякка баса, аннан соң өзлегү очраклары да 25 процентка азрак. Быел робот-хирург барлыгы 100 операция ясар дип көтелә.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү