Социаль челтәрләрдә нәрсә турында сөйлиләр? Әлеге кояшлы гыйнвар атнасының бер-ике яңалыгын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Татарстанның атказанган артисты Иркә әнисе белән дуэт яздырган. Җырның исеме «Кайтам инде» дип атала. Якын кешесе белән бергә җыр башкару Иркәнең күптәнге хыялы булган икән. Әниле-кызлы клипны җырчы социаль челтәрләрендәге битенә урнаштырган. Тамашачылар дуэтны ошатып кына калмыйча, Иркәнең әнисенең тавышын күпкә матуррак дип тә тапканнар. Еш була бүгенге эстрадада андый хәлләр.
Татар эстрадасы тагын бер буйдак юкка чыгарга тора. Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә яраткан кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Шатлыклы фото белән музыкант шәхси битендә уртаклаша. Әлегә Гайсә сөйгән ярының кем булуын әйтми. Кызыксынучылар артык күп дип әйтеп булмый.
Бушка үстергәннәр! Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Марат Шәйбәковка узган елны төрек табиблары бушка чәч күчереп утырткан. Җырчы нәтиҗәсеннән бик тә канәгать калган. Күчереп куйган чәчләре инде үсеп чыккан. Марат башка чәчсез калган кешеләргә дә әлеге операцияне тәкъдим итә: «Тәвәкәлләгез, чынлап та үсә!» – ди ул. Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз. Чәчләре озын гомерле булсын! Аңа хәзер нәрсә бүләк итәсен беләбез.
Дилә Нигъмәтуллинаның әтисе операция кичергән. Җырчы үз язылучыларына әтисенең хәле турында даими хәбәр итеп тора. Хәзер Дилә күп вакытын аның янында үткәрә икән. «Бу көннәрдә мин бөтенләй икенче кыяфәттә, бизәнгән дә юк, күбрәк хастаханәдә әти белән», – дип язган ул еланга уралып төшкән фотосы астына. Диләнең әтисенә тизрәк аякка басуны телибез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat