Һиҗри исәп буенча 26 гыйнварда мөселманнар Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәчәк. Бу бәйрәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)нең 7 кат күккә ашуына бәйле. Мигъраҗ киченә мөселманнар ничек әзерләнергә тиеш? Бу бәйрәмне ничек билгеләп үтәргә? Бу көнне нәрсә эшләргә ярамый?
Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирде.
– Мигъраҗ сүзе нәрсәне аңлата? Бу кичнең мөселман өчен әһәмияте нидә?
– Мигъраҗ «күккә ашу, күтәрелү» мәгънәсенә ия. Бу пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышында бер могҗиза булып исәпләнә. Мигъраҗ – пәйгамбәребезнең күккә ашуы, Аллаһы Тәгалә белән очрашуы дигән сүз.
–Мигъраҗ кичендә ниләр булган?
– Аның хикмәтләре бик күп.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәккәдә яшәгәндә, аның янына Җәбраил фәрештә килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Бурак дигән затка утырып, Иерусалимдагы Әл-Әкъса мәчетенә барып җитә. Ул анда намаз кыла. Шуннан соң мигъраҗ вакыйгасы була.
Җиде кат күккә менеп җиткәнче, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрләр белән очраша. Аларның һәркайсы аңа нәсыйхәт бирә. Әйтик, Адәм, Яхъя, Ибраһим (г.с.) белән дә күрешә. Пәйгамбәрләр белән күрешкәннән соң, җәннәт вә җәһәннәмне, анда ниләр булганын, кемнәрнең беренче керүен күрә.
Аллаһы Тәгалә белән очраша дигәнен туры мәгънәдә аңларга кирәкми, әлбәттә. Бу – күбрәк рухи мәсьәлә. Җиденче кат күктән соң Рәсүлебез Җәбраил дә уза алмаган биеклеккә, сидрәтел-мөнтаһа дигән җирдә Аллаһ хозурына аша. Шушында Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) ике аять иңә. Ул Аллаһы Тәгаләдән: «Минем өммәтемә дә бүләк бирче», – дип сорый. Аллаһы Тәгалә шул чак безгә илле вакыт намазны бирә.
Шунысы да бар: Аллаһ илчесенә Муса пәйгамбәр, мигъраҗда күрешкәч, Аллаһы Тәгаләдән намазларның санын киметүне сора, чөнки минем өммәтем үти алмады, дип киңәш итә. Шул рәвешле ул башта кырыкка кадәр киметелә, аннан тагын да кимеп, бишкә кала. Муса пәйгамбәр, аны да үти алмаслар, дигәч, пәйгамбәребез, аннан да азракка киметергә оялам, дип әйтә. Әмма без ул биш намазны да төгәл итеп, ихластан укысак, илле вакыт намаз укыгандай әҗер-савапка ирешербез.
Бу хәлләрдән соң пәйгамбәребез (с.г.в.) үз урынына кире кайтарыла. Ул үз өммәтенә шушы хәлләр хакында сөйли. Аңа ышанмаучылар көферлек юлына баса. Әмма аңа ышанучылар шушы көннән алып биш вакыт намазны үти башлый.
Мөхәммәд (с.г.в.) кебек мигъраҗ кылган пәйгамбәрләр башка булмый. Бу да инде аның һәм өммәтебезнең бер бөеклеген ассызыклый.
– Мөселман бу көнне ничек уздырырга тиеш?
– Мөэминнең мигъраҗы ул – намаз. Шуңа күрә бу кичтә дә, бүтән көннәрдә дә ихлас күңелдән намазга басарга тиешбез. Бу төнне Коръән укып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) кичергән сәяхәтен күзаллап, Аллаһка якынаерга тырышыйк.
– Бу көнне эшләргә ярамаган гамәлләр бармы?
– Гомумән, бу көнне генә түгел, башка көннәрдә дә гөнаһлы гамәлләр эшләмәскә кирәк. Мигъраҗ кичендә дә үзебезне изге гамәл-гыйбадәткә багышласак иде. Олы һәм кече гөнаһлардан сакланыйк. Бу көн мөселманнар өчен бик хәерле, бәрәкәтле. Яхшы эшләр генә кылсак, әҗере булыр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat