Казанда остеопат кабул иткәндә гомере өзелгән 1 яшьлек баланың үлем сәбәбе ачыкланган.
Сабыйда «Гоше» дигән генетик авыру булган, кайвакыт аның сулышы туктап торгалаган.
Әлеге диагноз куелган балалар күкрәкне авырлык белән генә имә, кычкырганда тавышлары чыкмый, көзән җыера, күзләре кылый булырга мөмкин. Шулай ук йоту рефлексы да төгәл түгел, арка һәм баш мие белән проблемалар булуы билгеле. Мондый авыруларда йоткылык спазмы куркынычы булганлыктан, балаларның әти-әниләре һәрвакыт сулыш алырга ярдәм итә торган капчык йөртргә мөҗбүр.
Сабый остеопат Ләйлә Бәйрәмова массажыннан соң үлгән. Аның башын аякларына таба тартканда, ул зәңгәрләнеп киткән һәм аңын җуйган. Малай аңына килгәч, сеансны дәвам иткәннәр. Аның тагын дә хәле начараеп китсә дә табиб «ашыгыч ярдәм»чакырмаган. Аңына китергәч, сеанс дәвам иткән, ләкин сабыйның хәле тагын начарланган. Ярдәмне сабыйның әтисе чакырган. Табиблар баланы сәгать ярым дәвамында коткарырга тырышып караганнар, тик файдасы булмаган, сабый үлгән. Бәйрәмова сорау алудан соң иреккә чыгарылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat