Айрат Хәйруллин: «СВОда катнашучыларның гаиләләренә барып, ярдәм итәчәкбез»

СВОда катнашучыларның гаиләләренә, интернет, компьютерга бәйле сораулары булса, ярдәм итәчәкләр. Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау утырышында тармак министры Айрат Хәйруллин шулай диде

Төгәлрәк әйткәндә, гаризалар кабул итеп, гаиләләрнең кайсына компьютерны, ноутбукны көйләп бирергә, антивирус урнаштырырга булышачаклар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү