Татарстанда томан һәм 21 градуслы салкыннар көтелә

Иртәгә, 25 гыйнварда, Татарстанда кабат һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшер дип фаразлана. Төнлә һәм иртән һава температура -12.. -17 градус, урыны белән  -21 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык булу сәбәпле,  сак һәм игьтибарлы булу сорала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү