Имтиханнарга әзерлек, тулай торактагы тараканнар, укуга йоклап калу… 25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Күпләрнең гомерендә иң истә калган мизгелләр студент тормышына бәйледер, мөгаен. Бәйрәм уңаеннан артистлар үзләренең ваемсыз чакларын искә алды.
«Зачёт»ларны көч-хәл белән бирә идек»
Алсу Шакирова, Габдулла Кариев театры актрисасы
Укыган урыны: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Тулай торакта яшәү тәҗрибәсе: 0
– Студент чагымны бик яратып һәм сагынып искә алам. Яшьләр театрына махсус курс җыелганга күрә без, лекцияләр бетүгә, шунда чаба идек. Беренче курстан ук спектакльләрдә катнаштык, гастрольләргә чыктык. Башка студентлар имтихан тапшыра, ә без Яңа ел тамашаларында балалар күңеле күреп йөрибез. Шуңа күрә «зачёт»ларны көч-хәл белән тапшыра идек. Актёрлык осталыгы дәресләре соң бетә, Гладилов урамындагы бинадан Горки микрорайонына кайтып җитү чын маҗарага әйләнә. Киров дамбасыннан шәһәр үзәгенә кадәр җәяү кайткан чаклар да булгалады.
2 нче курста укыганда мине «Кыю кызлар» спектакленә бер актриса урынына куйдылар. Анда мин хәзрәт кызы ролен башкарырга тиеш идем. Актрисалар янына грим бүлмәсенә кертеп утырттылар. «Без бу спектакльгә нык бизәнәбез, кил, әйдә, утыр, үзем бизәндерәм», – диде хәзерге якын дустым Альбина Гайзуллина. Ышандым инде аңа. Грим ясалып бетеп, көзгегә карасам, көләргә дә, еларга да белмәдем. Күз коточкыч итеп буялган, ә каш тоташтан куе итеп сызылган. Үзенә бер сүз дә әйтмәдем. Актриса бизәндерде бит, ул яхшырак беләдер инде, дип уйладым да, шулай сәхнәгә чыгып уйнадым. Альбинаның мине кызык өчен генә шулай бизәндергәнен соңыннан гына белдем.
«Миннән «татар еврее» дип көлделәр»
Җәвит Шакиров, җырчы, Татарстанның халык артисты
Укыган урыны: Стәрлетамак культура-агарту училищесы
Тулай торакта яшәү тәҗрибәсе: 4 ел
– Курсташлар, бергә тулай торакта торган егетләр, кызлар белән безнең заманда хатлар, телефоннар аша сөйләшеп аралашу бар иде. Элемтә алар белән бүген дә өзелми. Интернет аша аралашып яшибез.
Тулай торакта 4 ел яшәдем, әмма сессия вакытларында читтән торып укыганнарны исәпләсәң, 9 ел чыга. Студсовет рәисе булдым. Заманына күрә зур җитәкче инде. Шуңа күрә начар укысам да, миңа ташлама ясадылар. Русча начар белгәч, имтиханнарда татарча сөйләп, рус укытучыларын татарчага өйрәтеп, бәхәсләшеп булса да билге ала идем. Ул вакытта ук миннән «татар еврее» дип көлделәр. Беркайчан да югалып калганымны, белмәгәнемне сиздермәдем. Авылчанлык, тәвәккәллек, үҗәтлек үзенекен итте, ярап куйды! Шунсыз мондый булмас идем.
«Өч ел беренче курста укыдым»
Вадим Захаров, җырчы, Татарстанның халык артисты
Укыган урыны: Казан музыка көллияте, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Тулай торакта яшәү тәҗрибәсе: 2,5 ел
– Мин бик озак белем алдым. Студент чактан иң истә калганы – өч ел беренче курста укуым. Язмыш менә шулай итеп сынап карарга булды. Миңа бөтенесе: «Ничек өч ел түздең син?» – дип аптырый. Чын сәнгатьне аны сеңдерерлек итеп, озак өйрәнергә кирәк!
Тулай торакта Данир Сабиров белән бер бүлмәдә тордык. Беренче көнне үк Данир миңа: «Әйдә, көрәшеп карыйбыз», – диде. Ул вакытта әле аның көрәшче икәнен белмим. Ризалаштым, чөнки аны җиңә алуымда бер генә шигем дә юк иде. Ә Данир мине «шалт» итеп кенә екты да салды!
«Хатыным белән бергә укыдык»
Ризат Рамазанов, җырчы
Укыган урыны: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Тулай торакта яшәү тәҗрибәсе: 5 ел
– Студент чоры кызык вакыйгаларга бай инде ул. Төркемдәшләрнең берничәсе белән бүген дә аралашып торабыз. Берсе белән хәтта яшим дә әле! Зинира белән университетта бергә укыдык. Укый башлаган чакта әле бер-беребезгә гашыйк түгел идек. Шулай бервакыт ул миңа йомыш белән мөрәҗәгать итте: «Ризат, синең машинаң бар бит, миңа маникюр өстәле алып кайтыйк әле», – ди. Мин ризалаштым. Кибеттә Зинира теләгән өстәл бәясе – 2500 сум, ләкин яңа өйләнешкән парларга ул ташлама белән сатыла. Кассада: «Сез яңа өйләнешкән пармы?» – дип сорадылар. Югалып калмадым, «әйе» дип җавап бирдем дә Зинираның битеннән үптем. Сатучылар моңа ышанды һәм өстәлне 1000 сумга гына сатып җибәрде. Зинира да минем алай итүемә каршы килмәде, чөнки ул маникюр өстәле аңа бик кирәк иде.
«Кызлар янына өченче катка менеп йөрдек»
Рәфис Кәлимуллин, җырчы
Укыган урыны: Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты
Тулай торакта тору стажы: 2 ел
– Безнең төркем бердәм һәм бик дус иде. Һәрберсе белән һаман да элемтәдә торабыз. Лаешта укыганда, тулай торакта яшәргә туры килде. Без икенче катта торсак, кызлар өченчедә яшәде. Комендантыбыз бик усал кеше иде. Шуңа күрә альпинистлар кебек тәрәзәдән кызлар янына өченче катка менеп йөрдек. Алар белән бергәләп күңел ача, бии идек. Безне яратып бетермәгән башка егетләр белән урамда йодрык уйнаткан чаклар да булгалады.
«Күңел ачкан кебек укыдым»
Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты
Укыган урыны: Казан театр училищесы
Тулай торакта тору стажы: 0
– 9 сыйныфтан соң шатланып театр училищесына укырга кердем. Безнең курсны Шамил Бариев белән Ренат Әюпов укытты. Студент вакытларым бик рәхәт узды, күңел ачкан кебек укыдым. Җыр, бию, сәхнә хәрәкәте, кылычбазлык (фехтование), ритмика – болар барысы да миңа, театр баласына уен кебек иде.
Студент чакта тулай торакка дус кызларга кунакка еш йөрдем. Анда килеп керүгә, борынны кыздырылган бәрәңге исе кытыклый иде. Әнә шул тәмле бәрәңге бик истә калган. Яшьлек бит ул! Илдә үзгәртеп кору чоры барса да, башыбызда матур хыяллар, киләчәккә якты өметләр генә иде. Группадашлар белән әле дә дуслыгыбызны югалтмадык.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat