«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе Илнур Закиров махсус хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Татарстан Язучылар берлеге, бертуган энесе Илнур Рәүф улы Закировның махсус хәрби операциядә һәлак булуы сәбәпле, язучы Гөлүсә Закированың авыр кайгысын уртаклаша», диелгән кайгынамәдә.
Илнур 2022 елның октябрендә мобилизацияләнеп, пулеметчы булып хезмәт иткән. 2024 елның язында яраланганнан соң дәваланып, кабат СВО зонасына кайткан.
Коллегабызның авыр кайгысын уртаклашабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat