Россиялеләргә кызыл итне азрак ашарга киңәш иттеләр

Гастроэнтерологлар әйтүенчә, кызыл ит кушылган ризыклар эчәклек сәламәтлегенә зыян сала. Шулай ук тормыш өчен куркыныч авыруларга китерә ала.

Аерым алганда, фастфуд, казылык һәм башка ярымфабрикатларны кулланудан баш тарту яхшы. Аларның составында трансмайлар һәм шикәр күп. Мондый ризык эчәклек микрофлорасын боза, ялкынсынуга китерә һәм яман шеш үсешен арттыра.

Табиблар эшкәртелгән һәм эшкәртелмәгән кызыл итне аз ашарга киңәш итә. Кызыл ит шикәр авыруына кадәр китереп чыгара ала.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү