Казанда балаларны коткарган Альберт Бикмуллин СВОда һәлак булган
Ул контракт буенча хезмәт иткән. 44 яшьлек Альберт башкаланың Юдино бистәсендә бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытылган нәни кызчыкны коткарып калган иде.
Шуннан соң ул Ватанны саклау өчен махсус хәрби операция зонасына китте.
Исегезгә төшерәбез: Юдино бистәсендә наркотиклардан исергән ир-ат, янәсе, янгыннан коткарам, дип, балаларын бишенче каттагы фатиры тәрәзәсеннән ташламакчы булган иде. Йөк машинасын йөртүче Альберт Бикмуллин моны күрми калган очракта, бу хәлнең ничек тәмамланасын күз алдына китерү дә куркыныч.
Альберт шундук кибет түбәсенә менеп, балаларга кагылмаска күндерә башлый. Шулчак ир бер яшьлек кызчыкны тәрәзәдән ташлый. Альберт баланы тотып кала һәм янындагы кешеләргә тапшыра. Шуннан соң тагын бер баланы коткару өчен фатирга керә һәм полиция чакырта. Альберт – 5 бала атасы. Гаиләсенә сабырлык телибез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat