Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерлары премиясе лауреатлары белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Быел халыкара конкурста Бразилия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Эфиопия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Көньяк Африка Республикасы һәм Россия вәкилләре финалга чыкты.
Фәрит Мөхәммәтшин яшь лидерларны сәламләп, Татарстан һәм Россия белән кызыксынулары өчен аларга рәхмәт белдерде. «Татарстанда күп кенә халыкара чаралар уза, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС дәүләт башлыклары саммиты төп вакыйга булды. Без Россия Президентына әһәмиятле форумны нәкъ менә Казанда уздыруга ышаныч белдергәне өчен рәхмәтле. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумын уздыру традициягә әйләнде. Узган елның мартында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасында катнашучыланы кабул иттек (49 илдән 77 делегат). Мондый чаралар нәтиҗәсендә яңа элемтәләр урнаша, дус дәүләтләр белән мөнәсәбәтләр ныгый, без тагын да күбрәк хезмәттәшлек итә башладык».
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләрнең инициативаларына һәрвакыт зур игътибар бирелә. Һәм бу очраклы түгел. 4 миллионнан артык татарстанлының 1 миллионнан артыгы – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, ә бу республикабызның һәр дүртенче кешесе. «Бу актив республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына максималь рәвештә кертелгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан Дәүләт Советы каршында яшьләр парламенты эшли. Шундый актив катнашу аша без яшьләребезне олы тормышка әзерлибез».
Дәүләт Советы Рәисе республиканың социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә аерым тукталды, Татарстанның күп тармаклы икътисады, Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.
«Татарстан – күпмилләтле республика, биредә 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан халыклары Ассамблеясе үзенә милли-мәдәни автономияләрне берләштерә. Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәтү оештырылган. Һәр халык дәүләт хакимияте органнары һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын таләп итә, һәм без барысы белән дә актив хезмәттәшлек итәбез». Парламент башлыгы БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерларына Татарстанда яшәүче һәм эшләүче ватандашлары белән танышырга, алар белән элемтәләр урнаштырырга тәкъдим итте.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика югары уку йортларында күп кенә чит ил студентлары белем ала, шул исәптән бүгенге очрашуда катнашкан дәүләтләрдән дә. Яшь лидерлар югары уку йортлары арасындагы багланышларны төбәк дәрәҗәсендә дә көчәйтергә тәкъдим иттеләр.
«Кытайда студентлар һәм яшьләр рус мәдәнияте белән яхшы таныш, күпләр рус телен белә, – дип сөйләде Кытай вәкиле, «Елның яшь тикшеренүчесе» номинациясендә җиңүче Ян Юнья, – әмма без шулай ук татар мәдәнияте белән дә танышырга, Россия генә түгел, Татарстан югары уку йортлары студентлары белән дә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга теләр идек».
Фәрит Мөхәммәтшин ике дәүләт төбәкләре арасында гуманитар элемтәләрне ныгыту, фәнни һәм мәгариф алмашуны киңәйтү идеясен хуплады. «Мин сезне хуплыйм, безгә Кытай галимнәре һәм укучы яшьләр белән элемтәләрне ныгыту мөһим, – диде ул, – без мондый аралашу һәм хезмәттәшлек өчен ачык».
Очрашу дустанә аралашу белән дәвам итте. Яшь лидерлар кунакчыллык өчен рәхмәт әйтеп элемтәләрне ныгытуга әзер булуларын белдерделәр. «Мин үз илем вәкиле буларак Казанга шулкадәр күп яшь лидерлар җыелуына, күп идеяләр һәм проектлар алып килүенә бик шат, – диде Үзбәкстан вәкиле, «Елның яшь медиа-инфлюенсеры» номинациясендә җиңүче Хөснора Шадиев, –- мондый чараларны күбрәк үткәрергә кирәк».
«Без сезнең үз илегездә генә түгел, илебез төбәкләрендә дә тормышка ашырылырга мөмкин булган яхшы инициативаларыгызны хупларга әзер», – дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.
БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерлары конкурсына нәтиҗә Казанда инде икенче тапкыр ясала, премия гадәттәгечә биш номинация буенча уза: «Елның медиа-инфлюенсеры», «Елның социаль эшкуары», «Елның гавами дипломатиясе проекты», «Ел тикшеренүчесе», «Ел экоинициативасы». Премияне оештыручы – ШОС халык дипломатиясе үзәге һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Яшьләр дипломатиясе академиясе.
2024 елда жюри адресына 400дән артык гариза җибәрелгән. «Елның яшь социаль эшкуары» номинациясендә Пакистан гражданины Саад Сиддики һәм Һиндстаннан Мадиш Парик җиңүче дип танылганнар. Мисыр вәкиле Мэй Мөхәммәт Хамис «Елның гавами дипломатиясе проекты» номинациясендә җиңүче булган. Оештыручылар әйтүенчә, лауреатларның инициативалары локаль бурычларны хәл итүгә өлеш кертеп кенә калмый, ә халыкара дәрәҗәдә йогынты ясау өчен зур потенциалга да ия.
Бүгенге очрашуда Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова, Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев катнашты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat