Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасы ел студенты — 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина Гран-при алды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.
Премиянең Гран-при иясе булган Светлана Вяткина 2023-2024 елларда Россия Президенты стипендиясен алды, шулай ук Росяшьләр конкурсында ярдәм һәм «Наукополия» фәнни-мәгариф уены проектына грантлар алды, Россиянең топ-100 студенты исемлегенә керде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat