Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» дип аталган китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Георгий Ибушевны тугры тамашачы уникаль тавышлы җырчы итеп кенә түгел, ә шагыйрь һәм язучы буларак та белә. Ибушевның инде өченче китабы дөнья күрде. Аның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, сагыш һәм моң чагыла.
Яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсенә артистны хөрмәт итеп авылдашлары, керәшен дуслары, хезмәттәшләре һәм язучылар килде. Чараны Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Сәхнәдә Георгий Ибушевның шигырьләре һәм репертуарында булган җырлар яңгырады. Шулай ук кичәдә артистның иҗатташ дуслары да катнашты.
Халык ихласлыкны әллә каян сизә. Аны берничек тә яшереп булмый. Тамашачы Ибушевны моңлы тавышы белән беррәттән тыйнаклыгы һәм гадилеге өчен дә үз итә. Бу эчкерсез ярату хисе кичә дәвамында тоелды. Тамашачылар аның шигырьләрен сәхнәдән генә тыңлап калмады. Кайберәүләр сәхнәгә үк менеп, Ибушевның шигырьләрен үзләре дә сөйләде.
Шулай ук кичәдә Георгий Ибушев Габдулла Тукай премиясенә кандидат дип игълан ителде. Филармония директоры Кадим Нуруллин 40 ел татар сәнгатенә хезмәтен куйган җырчыны әлеге премиягә лаек дип белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat