Бер вакыт кына… Бәби алып кайтуны кичектерәсе түгел!

Иртәгә калдырасы түгел! Әти-әни булуны кичектереп килгән парларны табиблар шулай дип кисәтә. Һәр нәрсәнең үз вакыты – яшь барган саен бала табу ихтималы да кими генә бара, ди алар. Өстәвенә бала табу яшендәге хатын-кызлар саны да елдан-ел кими. Республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә шул хәл.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Әниләр һәм балалар бүлеге җитәкчесе Елена Игнашина сүзләренә караганда, әни булырга сәләтле гүзәл затлар республика халкының 19 процентын тәшкил итә. Белгечләр моны түбән күрсәткеч дип бәяли. «Соңгы биш елда 15–49 яшь аралыгындагы хатын-кызлар саны 12 меңгә кимеде. Дөньяга алты меңләп бала тумыйча калган дигән сүз бу. Мондый шартларда һәрбер йөклелек, исән-сау туган сабый – зур бәхет. Аларның һәркайсы өчен бөртекләп көрәшәбез», – ди табиб.

Министрлыкның штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова моны 1990 нчы еллардагы демографик упкын «җимеше» дип саный.

– 1995–2001 ел аралыгында туган кыз балаларга хәзер 25–30 яшь. Алар нәкъ менә бала табу яшендә. Әмма аларның саны бик аз. Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар кабат 2030 елларда артыр, дип көтәбез. Ул чорда инде 2000 елларда, демография бераз яхшыра башлаган чорда туган кызлар әни булырга өлгереп җитәчәк, – дип фаразлый баш репродуктолог.

Әмма бүген бала табу яшендәгеләр дә әни булырга ашыкмый – бу эшне «аннары»га калдыра. Ил халкы арасында уздырылган соңгы тикшеренү нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Баксаң, беренче баланы 35 яшьтән соң табарга кирәк, дип уйлаучы хатын-кызлар саны соңгы 20 елда 4 тапкыр (!) арткан. Россия дәүләт социаль университеты белгечләре уздырган тикшеренү нәтиҗәсе бу. Соңарып кына бала алып кайтырга хыялланган гүзәл затларның 80 проценты: «Табигый юл белән йөккә уза алмасам, ЭКО ясатып була бит», – дип җавап биргән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта республикада 2,5 мең пар ЭКО ясатырга чират көтә. Үз сәгатең җиткәнче ярты – бер ел чамасы көтәргә туры килә, ди белгечләр. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк: бу ысул белән әни булырга хыялланган хатын-кызларның 35–40 проценты гына беренче тапкырдан ук йөккә уза икән. Калганнарына исә ЭКО ысулын ике-өч, хәтта дүрт тапкыр да кабатларга туры килә. Кемгәдер бәхет бөтенләй елмаймаска мөмкин.

КФУ Университет клиникасындагы акушерлык бүлегенең 1 нче категорияле акушер-гинекологы Резедә Шәрипова сүзләренә караганда, әти-әни була алмый азапланган гаиләләр саны да арта.

– Моңа аптырыйсы да юк. Соңгы елларда карьераны беренче урынга куеп, гаиләле, балалы булуын соңрак кайгырту модага әверелде бит. Ә табигатьне алдап булмый. Яшь барган саен кешенең бала алып кайту сәләте кими бара. Кече таз органнарында ялкынсыну да ешрак күзәтелә башлый. Бу, үз чиратында, шулай ук балага узуга комачаулый. Вакытында сау-сәламәт бала алып кайту өчен хатын-кыз да, ир-ат та җенси юл белән күчә торган авырулардан сакланырга, аларны вакытында һәм ахыргача дәвалап бетерергә, даими рәвештә табибка күренеп торырга тиеш, – ди белгеч.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш неонатологы Анна Бабинцева да шул фикердә. Хатын-кыз 35 яшькә кадәр беренче баласын табып калырга тиеш, дип саный ул.

– Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Хатын-кызга да 35 яшькә кадәр бала табып калырга тырышырга кирәк. Кызганыч, бүген моның нәкъ киресе күзәтелә. Соңгы арада беренче баласын 35 яшьтән соң тапкан хатын-кызлар күбәйде. Яшь барган саен организм да картая, әле бер, әле икенче чир пәйда була. Хатын-кыз күпсанлы стресс та кичерергә өлгергән була. Нәтиҗәдә сау-сәламәт бала табу ихтималы да бермә-бер кими. Ул гына да түгел, яшь барган саен, бала таба алу сәләте дә яхшырмый, балага уза алмау очраклары да арта, – ди баш неонатолог.

Яшерен-батырын түгел: әниләр һәм бәбиләрнең күбесенең сәламәтлеге мактанырлык түгел бүген. Рәсми саннардан күренгәнчә, Татарстанда һәр 20–25 баланың берсе йөрәк-кан тамырлары системасындагы кимчелекләр белән туа. Елена Игнашина сүзләренә караганда, мондый кимчелекләрне алдан күреп өлгерү өчен йөклелекнең 13 нче атнасыннан башлап хатын-кыз даими рәвештә табибта тикшеренү уза башлый. Аңа УЗИ ясала, кан анализы алына. Шундый ук скрининг йөклелек дәвамында тагын ике тапкыр ясала. Әлеге тикшерү баладагы күп кенә авыруларны, шул исәптән йөрәк авыруларын да башлангыч чорда ачыкларга ярдәм итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү