83 яшьлек спортчы Нәзимә Закирова: «Ветераннар спортына ник игътибар бирелми икән?!»

Федераль каналларда Татарстанга бәйле тапшырулар күрсәтә башласалар, без шундук экранга төбәләбез. Яхшырак хәбәрләр чыкса, горурланып та куябыз. Бу юлы да шулай булды. НТВ каналындагы «За гранью» тапшыруына Чаллыдан берьюлы ике хатын-кызны чакырган. Шуларның берсе – 83 яшьлек спортчы Нәзимә Закирова.

«Спорт буенча мактау кәгазең юк икән»

Мин бу тапшыруны алдан ук көтеп торган идем. Кичтән университетта бергә укыган сабакташым Рәзилә: «Фәния, иртәгә «За гранью» тапшыруын карарга онытма. Минем укытучымны күрсәтәчәкләр», – диде. «Бер-бер хәл булганмы әллә?» – дигән соравыма, «Үзең күрерсең әле», – дип кенә җавап бирде.

Бу тапшыруга эләгүенең сәбәбе, күрәсең, шундадыр: Нәзимә апа спорт белән 81 яшендә генә шөгыльләнә башлаган булып чыкты. Сүз дә юк, Татарстанның атказанган укытучысы аңа кадәр дә искиткеч актив тормыш алып барган, төрле фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашкан. Күп еллар хәләл җефете белән төрле ансамбльләргә йөргән. Гомумән, алар гел бергә булганнар: сәяхәт иткәндә дә, бәйгеләрдә катнашканда да, башкаларга ярдәм кулы сузганда да… Ак киемгә төренгән бу парның сәхнә түрендә пар аккошлар кебек «йөзгәнен» бик яхшы хәтерлиләр әле. Дөнья күләмендә үткәрелгән «Зур вальс»та алар биш тапкыр лауреат булганнар. Ни кызганыч, ире Әхәт Хикмәтуллин 2019 елда 93 яшендә арабыздан китеп барган. Бервакыт шулай бүләкләрен актарып утырганда, Нәзимә апага кемдер: «Синең мәдәният, мәгариф өлкәсендә дә эшләреңне бик нык зурлаганнар, спорт буенча гына бер мактау кәгазең дә юк икән», – дип әйтеп куйган. Нәзимә апага шул җитә калган. Ике елдан инде ул спорт остасы исеменә ия булган.

Баш әйләнерлек

Ике ел эчендә Нәзимә ханым дөнья буенча берничә рекорд куярга өлгергән инде. Аны Россиянең рекордлар китабына да керткәннәр.

81 яшендә ул беренче чиратта пауэрлифтинг белән кызыксынып китә. Спортның бу төре авырлыкны күтәрү буенча өч күнегүне үз эченә ала: штанганы яткан килеш этү, штанга белән чүгәләү һәм баскан килеш күтәрү. Һәр күнегү буенча иң зур күрсәткечләр кушыла да нәтиҗә ясала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, нәкъ менә шул сумма исәпкә алына да инде.

Уңышлар, чыннан да, баш әйләнерлек була. Чаллыдагы 2 нче номерлы спорт залында бер ай шөгыльләнгәннән соң Нәзимә апаны Екатеринбургка, спортның авыр төрләре буенча үткәрелгән «Алтын юлбарыс» дөнья чемпионатына җибәрәләр. Ул анда яшь һәм авырлык буенча категорияләрдә өч алтын медаль яулый. Ике ел вакыт эчендә аның катнашкан чараларын да, яулаган бүләкләрен дә санап бетерерлек түгел.

Дөнья чемпионатыннан тыш, «Русская весна» фестивалендә, Европа Кубогында, Бөтенроссия мастерлык турнирында, Россия һәм Татарстан чемпионатларында җәмгысы 30 дипломга ия була, 25 алтын медаль һәм 6 кубок яулый. Спорт остасы исеменә берничә төр буенча лаек була. 18 тапкыр – Россия, 9 мәртәбә – Европа һәм Азия, 12 мәртәбә дөнья рекордын яңарта. Ике ел эчендә Нәзимә апа 12 чемпионатта чыгыш ясый.

Хәзерге вакытта ул «Армлифтинг» (авырлыкны кул көче белән күтәрү) номинациясе буенча «Россия рекордлары» ярышына гариза бирү өчен видео әзерли. Анда 80 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында үткәрелгән ярышта 15 кг йөк күтәрергә җыена. Гомумән, ул: «Ярыш төрләрен гел алыштырып торырга яратам. Мондый алым миңа җиңү яулау өчен күбрәк көч бирә кебек», – дигән фикердә.

Йокларга вакыт та калмый

Шунысы кызык: Нәзимә апа кайбер спортчылар кебек көне-төне күнекмәләр эшләп тә ятмый икән. Спорт мәктәбенә дә атнасына ике тапкыр гына йөри, чөнки башка һөнәрләре күп булганлыктан әллә ни вакыты калмый. Дүшәмбе ул «Җәүһәр» ансамблендә шөгыльләнә, ул гына да түгел, җитәкли дә. Чәршәмбе көнне бассейнда йөзә, җомга көнне дәвалау физкультурасы белән мәш килә, шимбә Скандинавия таяклары тотып йөрергә чыгып китә. Шулай итеп, күнегүләргә сишәмбе белән пәнҗешәмбе генә кала. Тагын якшәмбе бар инде. Тик ул бу көнне оныкларына, балаларына багышлаудан тәм таба. Өстәвенә 65 нче комплекстагы ветераннар советын да җитәкли әле ул. Йокларга әллә ни вакыты да калмый. Кичке 11 ләрдә ятса, 5 тә сикереп тора. Барысына да өлгерергә кирәк бит. Ашыкса да, җәяү йөри. Көненә 15 мең адымнан да ким булганы юк, ди. Армый да, хәле дә китми.

– 81 яшькә кадәр тик яткан дип уйлый күрмәгез тагын, – ди ул. – Миңа «СССР туристы» дигән исем дә биргәннәр иде. Чегет, Донгуз-Орун тау башларына мендем. Диңгез тигезлегеннән Эльбруска 4200 биеклеккә күтәрелдем. Мисырда акваланг белән Кызыл диңгез төбенә төштем. Туган көнемдә, үземә бүләк ясап, вертолетта очтым. 54 яшемдә машина йөртү таныклыгы алдым, имтиханнарны беренче тапкырдан ук биргән идем. Әнә шулай курыкмыйча, чыныгып яшәгәнгәдер инде, пауэрлифтингны хатын-кыз спорт төре түгел дисәләр дә, ул миңа җиңел бирелде.

Нәзимә апа үзе шаян, үзе көр күңелле. «Акчам җитсә, әллә кайларга барып, әллә нинди ярышларда катнашыр идем әле мин», – ди. Баксаң, барлык ярышларга да пенсия акчасына йөри икән. Юлга да, ашау-эчүгә дә үзе түли. «Ветераннар спортына ник бер дә игътибар бирелми икән?!» – дип уйлап та бетермәдем: «Берәр иганәче табылса, каршы килмәс идем үзе», – дип тә куйды.

Нәзимә апа «подъезд төбендә ләчтит сатып картаю»ны өнәп бетерми. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дигән гыйбарә бик тапталган булса да, эчтәлеге туры килеп тора дип, шул сүзләргә таянып яши. Башкаларны да шулай актив яшәргә чакыра.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү