Әнис Миндубаев: «Муса Җәлил турнирын бар кеше дә ота алмый»

Җиңү һәм җиңелү ачысы, дан һәм бүләк. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең физкультура укытучысы, көрәш буенча спорт остасы Әнис Миндубаев белән татар көрәше, батыр рухы, келәмдәге гаделлек турында сөйләштек.

– Әнис абый, ничек уйлыйсыз, көрәшче өчен бүген бүләк кадерлеме, әллә батыр исемеме? Яшьләр Сабан туенда милли бәйрәмебезнең тарихын, мәгънәсен аңлап көрәшәме?

– Әти-бабайлардан килгән көрәш гомер буе бара. Яшьләргә дә шуның асылын аңлатабыз. Без дан өчен көрәштек, дибез. Батыр калу – үзе зур дәрәҗә. Егетләр үз көчләрен республикада гына түгел, илкүләм, дөнья чемпионатларында күрсәтәләр. Шуларны отып, зур исемнәр яулыйлар. Бар көрәшче дә приз өчен генә бил алыша, дип уйламыйм. Без узган гасырның туксанынчы елларында келәм тоттык. Ул чакта җиңүчегә грамота гына бирелә иде. Татарстан Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров милли спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертә. Хәзер егетләргә бүләкләрнең дә саллысы эләгә. «Сабан туйларында машина, квадроцикл, суыткыч, телевизор оттым, алга таба тагын да яхшырак әзерләнәм һәм җиңәм», – дип максат куялар.

– Февраль аенда Герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенең чираттагысы үтәчәк. Бу турнир сезгә нәрсәсе белән кадерле?

– «Ватаным Татарстан» призына ярышлар ел саен узып тора. Иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе ул. Мин аны 1992 елда откан идем. Моның белән горурланам. Аны бөтен кеше дә ота алмый. Ачык турнирга Татарстаннан гына түгел, Россиядән дә киләләр. Дәрәҗәсе беркайчан да төшкәне юк, абруе гел биектә. Быел да әзерлек бик нык бара.

– Үзегез көрәшкә ничек килдегез?

– Гомерем татар көрәшенә бәйләнгән. Кечкенәдән көрәшеп үстем. Сабан туенда беренче урыннар ала идем. Питрәч районының Чыты авылыннан мин. Рөстәм Гыйниятов, Вакыйф Тимербаев кебек данлыклы көрәшче буласым килде. Абыем Фәнис тә бу хакта гел искә төшереп торды. «Әнә күрәсеңме, көрәшче булсаң, син дә алар кебек тәкәләр отарсың», – дип үсендереп торды. Дөрес юлга керткән өчен рәхмәт аңа. 1987 елда Казан педагогия институтының физкультура факультетына укырга кердем. Ирекле көрәштән татарча көрәшкә күчтем. 1990 елда беренче тапкыр Татарстан чемпионатын оттым. Студент чагым бу.

Гомер буе 65 кило авырлыкта көрәштем, шуннан артмыйм да, кимемим дә. Физик күнегүләр ясамасаң, ашауда чама хисен белмәсәң, авырлык тиз арта. Минем белән элек көрәшкән егетләр арасында 100–110 килога җиткәннәре бар. Өйдә хәтта ике үлчәү тора. Авырлыкны көн саен үлчәп торам. Яшьләргә дә: «Үзегезне тәрбияләгез, яшь килеш корсак үстереп йөрмәгез», – дип әйтәм. Ветеринария академиясенә килүемә – 23 ел. Спорт мәктәбендә тренер булганда, тренер Мәгаз Сәхәбетдинов эшкә чакырган иде. 60 яшьтә булуыма карамастан, студентлар янында үземне яшьләрчә тотарга тырышам.

– Тормышыгызда җиңүләр күп булгандыр. Тәкәләр, бүләкләрегезне санаганыгыз булмадымы?

– Әйтәм бит, мин 65 килолылар арасында көрәштем. Машина исә зур авырлыктагыларга гына эләгә. Сабан туенда мотоцикл откан идем. Иң зур бүләкләрнең берсе булды ул. Узган гасырның туксанынчы елларында Аксубай районында абсолют батыр булып калдым. Хәтта 120 кило авырлыктагы егетләр белән бил алыштым. Тир түгүем бушка китмәде: тәкә һәм суыткыч белән бүләкләндем. Элек читтән килгән көрәшчеләрне авыл һәм район Сабан туйларында көрәшкә кертмиләр иде. Хәйләсен таптым. Бер авылга кунакка кайттым да, өскә телогрейка киеп, шул авыл малае булып, башка фамилия белән көрәшергә булдым. Бил алышу, җиңү теләге көчле иде чөнки. Җиңүләр дә, бүләкләр дә күп булды. Җырчы Салават Фәтхетдинов хөкемдарлык иткән ярышка да эләктем әле. Бу – 1992 елда Чаллы шәһәрендә «Витязь» комплексында Муса Җәлил турниры иде. Әлеге ярышта 65 кило авырлыкта беренче урынны яуладым. Салават Фәтхетдинов белән шунда танышып калдык. Туксанынчы елларда үзенең концертларында сәхнәдән минем хөрмәткә җырлар да башкарганын хәтерлим. Халык алдында шулай күңелне үстереп җибәрә иде. Тәкәләр саны 15 кә җыелгандыр, мөгаен. Машиналар отмавыма бер дә үкенмим. Аллаһ Тәгалә миңа кечкенә авырлык биргән. Әмма данымны төшермәдем. Фатирыбызның бер бүлмәсе медаль, мактау кәгазьләре белән тулган.

– Авылларда үткән Сабан туйларында читтән килгәннәрне кертмәгән чаклар бар. Гаделме бу?

– Яшерен-батырын түгел, авылда тракторчы, колхозчы булып эшләгән егетләр профессионаллар белән көрәшә алмый. Көн буе спортзалдан чыкмаган егетләргә оттырасын беләләр. Мин үзем дә шәһәрдән кайтып, җиңеп китә идем. Әмма читтән килгәннәрне дә үпкәләтергә ярамый. Шуңа күрә ике төркемгә бүлеп көрәштерү яклымын. Сабан туена каяндыр килгән көрәшченең ел буе әзерләгән тырышлыгы, теләге юкка чыгачак бит.

– Сез 2022 елның иң яхшы хөкемдарларының берсе булып танылдыгыз. Ярышларда гадел булу кыенмы? Көрәшченең күңелен төшерсәң, рухы бөтенләй сүнәргә мөмкин бит…

– Намус минем өчен бик мөһим. Әлбәттә, хөкемдарлык итү бик авыр. Һәр баланың, олы көрәшченең ничек бил алышканын карап, гадел бәя бирергә кирәк. Күңелен төшерсәң, бөтенләй көрәштән китеп тә барырга мөмкин. Шуңа күрә хөкемдар буларак, барлык таләпләр, кагыйдәләрне истә тотып, дөрес бәя бирергә тырышабыз. Көрәш кенә түгел, җиңел атлетика, чаңгы, ГТО, стендка ату һәм башка ярышларда да хөкемдар әле мин. Әмма арада күңелгә аеруча якыны – көрәш. Әйе, 2022 елда иң яхшы хөкемдар булып танылдым. Шуңа күрә дәрәҗәмне төшермәскә тырышам. Келәмдә инде утыз елга якын хөкемдарлык итәм. Гел белем алуда үзебез. Көчлеләр җиңәргә, ә оттырганнар, әзерләнеп, икенче ярышка көч җыярга тиеш.

– Хатын-кызлар көрәшенә ничек карыйсыз? Аларның урыны гаиләдәме, әллә келәмдәме?

– Хәзерге вакытта билбау көрәше белән шөгыльләнеп, уңышларга ирешкән нәфис затларны беләм. Көрәшеп, үз парларын табучылары да бар. Тели икән – көрәшә, теләми икән – юк. Сәламәтлеге нык икән, ник үзен сынамаска? Үз вакыты җиткәч, алар келәмнән китәләр, йә тренерлык эшенә күчәләр.

– Элек батыр даны еракта иде, ә хәзер?

– Батыр даны бетмәде. Татарстан, Россия чемпионнары турында китаплар чыкты. Халык укып, җиңүчеләрне белеп тора. Саба районының Миңгәр авылында дөнья чемпионаты үткәрәләр. Анда басып торырга да урын булмый. Хәзерге вакытта абруйлы көрәшчеләр күп. Халык та алар белән кызыксына.

– Көрәшчеләр батыр исемен тормышта да аклыймы?

– Көрәшне беренче урынга куйганнар беркайда да югалып калмый. Гаиләдә терәк, эштә дә менә дигән белгеч алар. Төрле дәрәҗәле урыннарда хезмәт куялар. Татар телен, рухын саклап яшиләр.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү