Америка журналисты Такер Карлсон Кушма Штатларның алдагы президенты Джо Байден администрациясен Россия лидеры Владимир Путинны үтерергә омтылуда гаепләде.
«Байден администрациясе Путинны үтерергә тырышып карады. Бу акылсызлык кына», — дип белдегән Карлсон журналист Мэтт Таибби белән әңгәмәдә (ТАСС буенча цитата). Шул ук вакытта Карлсон бернинди дәлилләр дә китермәгән. Шулай ук ул Байден каршындагы элеккеге дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен үз постында булуның соңгы ике аенда «АКШ белән Россия арасындагы сугышны тизләтү өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән» дип фаразлады.
Узган елның февралендә Такер Карлсон Владимир Путин белән интервью бастырды, соңыннан ул X (элек Twitter) социаль челтәрендә 200 миллионнан артык карау җыйган. Соңрак журналист шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәренә һәм Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуров һәм философ һәм публицист Алексадр Дугин белән дә әңгәмә корган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat