Газга бәяне өч тапкыр күтәрү нәрсәгә китерер?

Россиядәге эчке вазгыять шулай ук Трамп эшчәнлегенә бәйле. АКШ лидеры Давостагы икътисад форумында катнашучыларга видеомөрәҗәгатендә, Россиягә басым ясау өчен, ОПЕК илләреннән нефть бәясен төшерүне сорарга ниятләвен әйтте.

Аналитиклар, бигрәк тә россияле белгечләр, аның бу адымы барып чыкмаячак, диләр. Бәхәсләшеп тормыйк, вакыйгалар агышын гына күзәтик. Трамп беренче визитын Согуд Гарәбстанына ясарга җыена. Согудләр кара алтын бәясен төшерүдә мөһим роль уйный ала, әлбәттә. Мәсьәләнең кызык ягы шунда: бәя төшү аларга да зыянлы. Корольлек бюджеты кара алтынның барреле 100 доллар булуны таләп итә. Трамп тигезләмәне чишә аламы, гарәпләргә ниләр вәгъдә итә, анысын без белмибез. Кара алтын бәясен төшерү өчен, Россиядән, Ираннан һәм Венесуэладан санкцияләрне алырга кирәк булыр иде, ләкин Дәүләт департаменты андый адымга бармаячак.

Нефтьнең агымдагы бәясе дә Россия өчен зур муллык вәгъдә итми әле монда. Соңгы ике атнада кара алтынның сумнардагы бәясе бюджетта каралганнан түбәнрәк, диләр. Илнең финанс һәм икътисад хәле мактанырлык түгел. Акрын гына караңгы сценарий тормышка ашып бара. Иң эре корыч җитешерүчеләрнең берсе – Магнитогорск металл комбинаты 2024 елда корыч җитештерүне 13,8 процентка киметкән. Европа базарыннан мәхрүм калгач, суган суы суыручы «Газпром» эчке базарда газга бәяне тапкырлап күтәрүне таләп итә. Компаниянең аппетиты зурдан: зәңгәр ягулык бәясен өч тапкыр диярлек югарырак итү турында хыяллана. Ул хыялны тормышка ашырсаң, илдәге социаль-икътисадый хәлне күзалларга була. Әйтик, ашлама бәясен дә тапкырлап күтәрергә кирәк булачак. Бу азык-төлек бәяләрен өскә тартачак. Соңгылары болай да ярыйсы гына темп алды бит инде. Арттан махсус этмәгән килеш тә югарыга әйбәт менәләр.

Инфляцияне төрлечә үлчәп була. Росстат үлчәменә соңгы вакытта башка рәсми контораларда да ышанып бетми башладылар. Микроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлау үзәге дип аталган рәсми оешма (ЦМАКП, җитәкчесе – Дмитрий Белоусов, хәзерге оборона министрының туганы) Росстатны инфляцияне киметеп күрсәтүдә гаепли.

Трамп кара алтын бәясен төшерү юнәлешендә уңышка ирешсә, Россия финанслары тагын да авыр хәлдә калачак. Трамп, бәя төшерү Украина конфликтын туктатуга китерәчәк, дип саный.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү