2025 елда Росcия кешеләре пенсия тупланмаларының бөтен суммасын алырга хокуклы, әмма аның 412 мең сумнан ким булуы шарт булып тора. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Әгәр тупланма суммасы 412 мең сумнан кимрәк булса, аны берьюлы алырга мөмкин. Моның өчен гариза бирергә кирәк. Әгәр тупланма суммасы 412 мең сумнан артып китсә, айлык түләүләр билгеләнә», — дигщн депутат.
«Мондый түләүләр күләме, тупланмалар суммасыннан һәм түләүләрнең билгеләнгән чорыннан чыгып, индивидуаль рәвештә исәпләнә», — диде ул.
Депутат сүзләренчә, 2025 елда тупланма пенсиянең түләнү срогы 270 ай, ягъни 22,5 ел тәшкил итә. Нәкъ менә шушы күрсәткеч айлык түләүләр суммасын исәпләү өчен кулланыла.
Хаталар яки исәпләүдән баш тарту булмасын өчен, Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки РФ Социаль фондында тупланмаларның кайда саклануын алдан белергә кирәк. Тупланма пенсия алуга гаризаны Дәүләт хезмәтләре аша, Социаль фонд яки Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды офисында, шулай ук күп функцияле үзәктә бирергә мөмкин, дип аңлаткан Гаврилов.
Гаризаны карау вакыты ун эш көненә кадәр, өстәмә документлар бирү таләп ителсә, өч айга кадәр озайтылырга мөмкин.
«Әгәр тупланмаларга ихтыяҗ булмаса һәм пенсионер үлеп китсә, аларны фондка алты ай дәвамында мөрәҗәгать итеп, якын туганнары мирас итеп ала ала», — дигән депутат.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat