Трамп башлый һәм…

Үткән атна кискен һәм киеренке вакыйгаларга бай булды. Аларны санап чыгу өчен генә дә язмада урын җитмәс иде. Суданда һәм Мьянмада күптән башланган конфликтлар кискенләшә. Конго Демократик Республикасы белән Руанда арасында хәрби конфликтлы вазгыять формалаша. АКШ разведкасының элекке директоры Джон Рэтклифф коронавирусның Кытай лабораториясеннән «качкан» булуын рәсми рәвештә таныды…

Соңгы хәбәр турында гына да зур аналитик язма әзерләргә мөмкин булыр иде. Атна һәм көн вакыйгаларының динамикасын Трампның гиперактивлыгы тәэмин итә. Яңа Президент, кыска вакыт эчендә зур нәтиҗәләргә ирешергә дип, икенче срогын киң колач җәеп башлады. Дания Премьер-министрына телефоннан шалтыратып янады, Гренландияне таләп итте. Даниядән килгән хәбәрләр хөкүмәтнең шок хәлендә булуын әйтәләр.

Америкадан легаль булмаган мигрантларны кызу темплар белән куып чыгару башланды. Күп кенә илләр мөһаҗирләрне кире кабул итәргә риза түгел. Кискен каршылык күрсәтүчеләр арасыннан Колумбия алга чыкты. Ил депортация рейсларын кабул итүдән баш тартты. Моңа җавап итеп, Трамп Колумбия товарларына 25 процентлы пошлина кертте һәм аны 50 процентка җиткерергә вәгъдә бирде. Ике ил арасында көрәш 49 минут барды. Колумбия президенты Густаво Петро мөһаҗирләрне кайтару өчен үз самолетын бирде.

Трамп 1 февральдән Мексика һәм Канада товарларына 25 процентлы, Кытай товарларына 10 процентлы пошлина кертү ниятен тормышка ашырырга җыена. Бу адымның нинди нәтиҗәләргә китерәсен әлегә әйтеп булмый. Бу юлы тартыш Колумбия белән көрәшкә карганда кискенрәк булачак. Тиз җиңү һәм, гомумән, җиңү гарантияләнмәгән.

Трампның тагын бер адымы – үзенең вәхшилеге һәм авторының ерткыч натурасын ачып сала торганы – Газзәдәге фәләстыйнлыларны Иорданиягә һәм Мисырга күчереп утырту нияте җитди каршылыкка очрый. Кан белән сугарылган туфракта җимерекләр арасында яшәүче халык депротацияләнүгә риза булмячак, билгеле. Моңа хәтта Иорданиянең һәм Мисырның рәсми хакимиятләре дә кискен каршы тора. Иорданиянең чит илләр эшләре министры Әймән Сафәди: «Фәләстыйн фәләстыйнлыларныкы. Иордания иорданлыларныкы булган кебек үк. Фәләстыйн мәсьәләсенең бердәнбер чишелеше – ике дәүләт турындагы карар. Ул карар Фәләстыйнның бәйсезлеген танырга тиеш», – дип белдерде. Мисырның рәсми хакимиятләре дә әлегә шундый белдерү ясый. Боларга Трампның басым ясау мөмкинлеге зур, ләкин фәләстыйнлылар АКШ басымына буйсынмаячак. Төбәктә тартыш масштабы үсәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү