Башмакчының башмагы бармы?

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау утырышында дәүләт хезмәтләреннән онлайн файдалану мөмкинлеген арттыру, интернет тотмаган урыннарны элемтәле итү, киберһөҗүмнәр турында сөйләштеләр. Башмакчының башмагы бармы икәнне дә ачыкладылар.

Нәрсә көтәргә?

Республиканың узган елда нәрсәгә ирешүләре һәм алга таба эшне ничек алып барырга җыенулары турында тармак министры Айрат Хәйруллин хисап тотты.

Инфраструктура. Трафик куллану арта. Министр сүзләренә караганда, еш кына машина йөртүчеләрдән, туристлардан, предприятие җитәкчеләреннән интернетның начар булуы турында ишетергә туры килә.

– База станцияләрен төзү эшенең бер адым алда барырга тиешлеге көн кебек ачык. Торак пунктларның чикләре киңәя, аларда актив төзелеш алып барыла һәм яңа микрорайоннар барлыкка килә. Мобиль элемтә операторлары тарафыннан ел саен 250 база станциясе төзелә һәм 800 гә якын станция яңартыла. Ләкин бу гына аз, – диде Айрат Хәйруллин. – Татарстанның теге яки бу ноктасында элемтә булмау турында мөрәҗәгатьләрне еш алабыз. Министрлык тарафыннан 295 урын билгеләнде, анда инде бүгеннән үк яңа база станциясе төзү таләп ителә.

Хакимият органнарында һәм бюджет учреждениеләрендә эш урыннарының 95 проценты Россия операцион системасына (Astra Linux) күчерелгән. Калган 5 проценты – «Астра» белән ярашмый торган эш урыннары. Аларны күчерү 2025 елның беренче яртыеллыгына планлаштырыла.

Кадрлар. Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 521 информатика фәне укытучысы эшли. 205 кешегә кытлык. Информатика фәне һаман да чыгарылыш сыйныф укучылары арасында популяр санала. Имтихан тапшыру өчен аны 17 процентка ешрак сайлый башлаганнар. Шунысы да бар: акыллы башларның  40 проценты – Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр.

Хыяллар-планнар. Министрлык 2025 елда тагын нәрсә эшләргә җыена соң? Әйтик, Татарстан Согуд Гарәбстаны һәм Катарда IT үзәк ачарга җыена. IT тармакка бәйле максатчан вузларда IT паркларның кураторлары барлыкка киләчәк. Бу яшьләрнең проектларын чынга ашырырга ярдәм итәр, дип өметләнәләр. 2025 елда «Госуслуги 2.0» дәүләт хезмәтләре кушымтасы һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтүне күздә тоткан «Ярдәм» дигән кушымта барлыкка киләчәк.

Киберһөҗүмнәргә каршы тору 

Былтыр Россиянең IT инфраструктурасына киберһөҗүмнәр саны 250 (!) процентка үсте. Әйтик, Казанда узган «Киләчәк Уеннары» турниры барышында гына да Татарстан системаларына моңарчы күрелмәгән басым ясалды. БРИКС саммиты һәм Уеннарны бергә алсак, 732 мең киберһөҗүмне булдырмый кала алганнар.

– Саны гына түгел, һөҗүмнәрнең сыйфаты да арта. Былтыргы һөҗүмнәрнең күп өлеше сәнәгатькә, IT өлкәгә, банкларга һәм дәүләт секторына туры килде, – дип сөйләде Innostage генераль директоры Айдар Гозәиров.

Киберкуркынычсызлык мәсьәләсен һәркем аерым хәл итә. Гозәиров фикеренчә,  берләшергә кирәк. Татарстан бу җәһәттән үрнәк күрсәтә алыр иде. Ул Татарстанны Россиядә беренче кибер тотрыклы төбәк итү тәкъдиме белән чыкты.

«Сукырлар кебек»

Сан белән санлашмыйча мөмкин түгел. Татарстан Рәисе сүзләре белән әйтсәк, телефонсыз, компьютерсыз хәзер үзебезне сукыр кешеләрдәй хис итәбез ләбаса. Утырыш азагында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак өчен аеруча мөһим һәм эшчәнлекне тирәнәйтү таләп ителгән юнәлешләргә тукталды.

БПЛА. Бүгенгебез шундый инде: әледән-әле республика пилотсыз оча торган аппаратлар һөҗүменә дучар була. Куркынычсызлык бу өлкәдә дә төп бурыч булырга тиеш. «Сәнәгать объектларының һәм халык иминлеген тәэмин итүдә заманча телекоммуникация технологияләре белән бергә ясалма интеллект мөмкинлекләре кулланыла. Хөкүмәткә бу өлкәдә эшен дәвам иттерергә кирәк. Халыктан смс-хәбәрләр алу вакыты турында шелтәләр килә. Бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк», – диде Рәис.

Кибермошенниклык. Рәис телефон мошенниклыгы буенча сораулар барлыгын әйтте. Ул, элемтә операторларына мөрәҗәгать итеп, хокук саклау органнары белән актив эшләргә һәм мондый җинаятьләрне булдырмау өчен заманча технологияләр җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады. «Белемле, акыллы кешеләр көн саен акчаларын үз куллары белән мошенникларга бирә. Ярый ла, үз акчасын гына бирсә. Алар бурычка бата, фатирларына кадәр сата бит», – диде Рөстәм Миңнеханов.

P.S. Санлаштыру турында сөйләшкәндә, бер хисап тотучының кликеры (ягъни презентацияне алга-артка күчерү өчен пульт) көйсезләнде. Уңайсыз мизгелне Татарстан Рәисе урынлы шаяртуы белән «йомшартты»: «Башмакчының башмагы юк, диләр бит әле…» – диде ул. Халык аңлады. Министрлык та аңлагандыр.

Татарстанда – цифрлашу 

* Мобиль интернет кулланучылар саны 5 миллионга җиткән, Татарстан бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алды.

* Тармакның тулай төбәк продуктына керткән өлеше – 225 млрд сум.

* 1000нән артык база станцияләре урнаштырылган һәм яңартылган.

* 26 почта бүлекчәсе төзекләндерелгән, моңа 132 млн сум акча тотылган.

* «Имин шәһәр» программасы кысасында 1000 видеокамера урнаштырылган.

* IT тармакта 3500 компания эшли.

* Тармак белгечләренең уртача хезмәт хакы – 114 мең сум.

* Татарстанда элемтә операторлары ярдәме белән халык саны 500 дән кимрәк булган авылларда 4G элемтә урнаштырылган. Республиканың 115 авылында беренче тапкыр югары тизлектәге мобиль интернет барлыкка килгән.

* Республиканың 1 меңнән артык торак пунктында интернет әле дә иске бакыр телефон кабельләре буенча эшли.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү