Беркайчан да театр ишекләрен ачып карамаучылар да бар. Алар ни өчен бер үк спектакльгә икенче, өченче, дүртенче тапкыр йөргән тамашачыны аңламый. Моның никадәр рухи ләззәт китерүен тугры тамашачы үзе генә белә. Саба районының Шәмәрдән бистәсендә туып үскән Гөлсу Шәкүрова Камал театрының бер премьерасын да калдырмый. Кайбер спектакльләрдәге диалогларны инде яттан белә.
«Театр җене» кечкенәдән телевизордан спектакльләр караганда кагыла аңа. Камал театрын аеруча үз итә Гөлсу, алардагы һәр спектакльне ким дигәндә өчәр тапкыр карап чыккан. Студент чагында сезонына 120 спектакльгә йөргән хәтта. Ике мәртәбә «VIP тамашачы» абонементын да ота.
– Аның белән барлык премьераларга йөрдем. Тамашаны бер карагач, икенче тапкыр карау кызык түгел, диләр. Мин моның белән килешмим. Спектакльне аңлар өчен кимендә өч тапкыр карарга кирәк. Уйнаган саен артистлар да остара, тамашачы да тирәнрәк фикерли, – ди ул.
Гөлсу чынбарлыкка якын спектакльләрне ярата.
– Сәхнәдә үземнең һәм якыннарымның язмышын күрәм. Кайбер урыннарда елап та алам, җырлап та җибәрәм. Театр ул – кабатланмас тере сәнгать. Анда җаныма тынычлык алу, тормыш авырлыкларыннан берничә сәгатькә булса да арыну өчен барам, – ди тугры тамашачы. – Барган саен яңа, әле моңа кадәр яңгырамаган кызыклы фикерләр эзлим. Хәзер аена ике һәм аннан да күбрәк спектакль карыйм. Әле менә «Зәңгәр шәл»не бер сезонга – 4, ә «Ситса туй» комедиясен 6 тапкыр карадым.
Казан инновация университеты каршындагы көллияттә физика укыта ул. Төгәл фәннәр буенча белем бирә, ә театрда җаны ял итә.
– Элек театрга әнием белән генә йөрсәк, хәзер миңа башка туганнар, хезмәттәшләр, мин укыткан студентлар һәм улым да иярә. Дусларым арта. Артистлар белән танышып беттек. Баштарак алар минем өчен буй җитә алмаслык йолдыз кебек иде. Аралашкач, аларның да барыбыз кебек үк гади, ачык кешеләр икәнен аңладым. Дания апа Нуруллина һәм Люция апа Хәмитова иҗаты бик ошый. Илдус Габдрахмановның биюен, Эмиль Талиповның үзенә генә хас юмор хисен, Ришат Әхмәдуллинның җырлавын яратам. Аларның һәрберсе минем өчен якын кешеләргә әверелде. Әлмәт артистлары белән дә элемтәдә торам. Казанга гастрольләргә килүләрен сагынып көтеп алам, – ди Гөлсу.
Аннан Камал театрының яңа бинасы турында да сорамый булдыра алмадык. Анда куелачак беренче спектакльләрне түземсезлек белән көтә ул.
– Яңа бина тышкы яктан бик зур, матур һәм ачык. Шуңа күрә тамашачы белән театр арасында да ачыклык көтәм. Тамашалар саны тагын да күбәер дип көтәм. Әмма иң кадерле мизгелләр Камал театрының иске бинасында калачак, – дип хискә бирелә ул. – Әле дә исемдә: әниемнең 60 яшьлек юбилеена 60 туганыбызны чакырып, «Яшь йөрәкләр» һәм «Банкрот» спектакльләрен карадык. Артистлар, дуслар белән бергә узган туган көннәр, бәйрәмнәребез шулкадәр кадерле. Иң авыр, күңелсез, шул ук вакытта бәхетле хисләрне мин нәкъ тә шушы Камал театрында кичердем.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat