Балтач районының Арбор авылында яшәүче Низамовлар йортында иң өлкән кеше ул Фәния апа. 14 яшеннән бирле фермада эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ире Тәлгать абый белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: Чулпан, Илшат һәм Илгизәр. Уртанчылары Илшат үзләре янында калган. Кызлары да еракка китмәгән – гаиләсе белән шушы авылда гына яши.
– Илшатны яхшы эшләргә чакырып-чакырып та караганнар иде. Тик әтисенең үзебездән читкә чыгарып җибәрәсе килмәде. «Нәрсә өчен укыттык соң без сезне?» – дип кенә әйтте. Кече улыбыз баштан ук: «Абый, монда син калырсың инде, мин китәм», – дип кистереп әйткәч, уртанчыбыз үз яныбызда калды, – дип сөйли Фәния апа.
Тәлгать абый 6 ел элек яман чир белән авырып, бакыйлыкка күчкән. Авылдашлары аны бик тыйнак, сабыр, яхшы кеше дип искә ала. Ире турында сүз чыгуга, Фәния апа: «Ул шуның кадәр әйбәт иде, – диде дә, бер мәлгә күңеле тулып, тынып калды. – Кулыннан килмәгән эше юк иде. Курткаларга кадәр тегеп кигән кеше бит ул. Миңа да игътибар, хөрмәт зурдан булды. Бәйрәм булу-булмауга карамастан, чәчәк алып кайтыр иде Тәлгать. Кайвакыт уйламаганда килеп кочаклап ала торган гадәте бар иде. Мин, кыенсынып: «Кит әле, балалар барында кочакламыйлар инде», – дип әйтә идем. Ул: «Алар да шулай булсыннар», – дип әйтә иде. Авырган вакытлары иде инде. Беркөнне Илшатның әтисен аркасыннан кочаклап мунчага алып баруын балалар карап тора икән. «Кара, кара, әти бабайны кочаклап алып бара», – дип сөйләшәләр икән үзара. «Карап торыгыз, сез дә әтиегезне шулай кадерләп йөртерсез», – дидем.
Килен каенана туфрагыннан, дип белми әйтмәгәннәр, күрәсең, борынгылар. Икесенең дә сабырлыклары, тыйнаклыклары йөзләренә чыккан.
– Мин өч елдан артык үзем дә каенана белән яшәдем. Аннан соң йорт салып, башка чыктык. Гөлнара киленем белән бер түбә астында яшәгәнгә 25 ел булды менә. Ул миңа әллә кызым, әллә киленем – аерма күрмим. Бер тапкыр да әшәкеләнешкәнебез булмады. Зур эшләрне һәрвакыт киңәшләшеп эшләдек. Аллаһка шөкер, балаларыбыз акыллы булып үсте. Гәрчә «болай итегез», «тегеләй эшләгез» дип үстермәсәк тә. Күбрәк үз үрнәгебездә тәрбияләгәнгәдер. Гаилә бөтенлеген саклый торган иң мөһим сыйфатларның тагын берсе – сабырлыктыр. Күпне күрмәсәң, азны сөйләсәң, матур гына яшәп була. Ләкин безнең турыда «түзеп» яшәдек, дип әйтү дөрес булмас, бер-беребезне хөрмәтләп, яратып яшибез. Мин дә, Тәлгать тә ишле гаиләдән. Без үзебез ун бала үстек. Бүген икебез арабызда юк инде. Иремнең дә туганнары белән гомер буе дус булып яшәдек, – ди Фәния апа.
Низамовлар – чын җир кешеләре. Күп итеп мал-туар асрыйлар. Терлекләрне ашату өчен азыкны үзләре әзерли: пай җирләренә печән, иген чәчәләр. Без килгәндә дә Илшат абый хуҗалык эшләре белән йөри иде, шуңа күрә үзен күреп сөйләшергә насыйп булмады. Аның каравы өйдә чын «хатын-кыз бригадасы» иде. Фәния апа, килене Гөлнара, кече киленнәре Зилә, аның кечкенә нарасые Динә һәм кызлары Зәмирә. Йортта яшәүче өченче буын дигәнебез – Илшат абый белән Гөлнара апаның уллары Рөстәмнең гаиләсе.
Авылдашлары Илшат абыйның да әтисе шикелле үк бик ярдәмчел, тырыш, тыйнак булуын әйттеләр.
– Бүген мин – килен дә, каенана да. Инде менә дәү әни дә булдык. Дөрес, килен булуга ияләшсәм дә, каенана роленә кереп китеп булмый әле. Күнегелмәгән, – дип елмая төскә-биткә дә, холкы буенча да каенанасына тартым Гөлнара ханым. – Бер йортта яшәгәч, сабырлык та, бер-береңне ишетә, тыңлый белү дә кирәктер, дип уйлыйм. Баш бирмичә, үзең теләгәнчә генә яшәп булмый. Әнинең төп сыйфатлары акыллы, сабыр һәм ярдәмчел булуы. Кайбер яшьләр өлкәннәрнең киңәшләрен яратып бетерми. Без, киресенчә, әни белән киңәшләшмичә, бер генә зур эшкә дә тотынмыйбыз. Аның тәҗрибәсе зур, сүзләре һәрчак дөрес булып чыга.
Өлкән буын белән мөнәсәбәтләрдә генә түгел, үз гаиләләрендә дә шушы кагыйдәләргә таянып яши Низамовлар.
– Хатын-кыз үзе генә берни дә эшли алмый, шуңа күрә мин Илшатның киң җилкәсенә сыенып яшәргә күнеккән. Безнең гаиләдә ул – алдан баручы. Терәгебез, ышыгыбыз. Минем өчен гаилә бөтенлеге, тынычлыгы һәрчак беренче урында булды. Шулар булса, башка берни дә кирәкми. Балаларыбызны да шулай дип тәрбиялибез, – диде Гөлнара ханым.
Йорт-җирләре, абзар-каралтыларында эш җитәрлек булса да, вакыты тигән саен гаилә белән ял итәргә, аралашырга да вакыт таба алар.
– Без авылда яшибез дип, өйдә генә утырмыйбыз. Йорт-җиргә күз-колак булып торучы булгач, җаебыз чыкканда ял итәргә дә барып кайтабыз. Чит илләрне дә күрдек, Татарстандагы матур урыннарга да хозурланып кайтабыз, – ди Гөлнара ханым. – Элек кухняда әни күбрәк вакытын уздыра иде, хәзер бу вазыйфа акрынлап миңа күчте. Гомумән, безнең йортта, син эшлә дә, мин эшлим, дигән нәрсә юк. Кем нәрсәгә өлгерә, шуңа тотына.
Яшь килен Зилә белән дә сөйләшеп алдык.
– Хәзер киленнәрнең – каенана, каенаналарның килен белән яшисе килми бит, – дим.
– Мин алай уйламыйм. Әлегә моның бер авырлыгын да күрмим. Җәен авылда булсак та, кышларын шәһәрдә яшибез, ялларга гына сагынышып кайтабыз. Шуңа күрә авыр дип әйтмим. Аннан соң мин әни белән әбиебез арасындагы мөнәсәбәтләрне күреп сокланам гына. Без, яшьләргә, күп вакыт яхшылыкка, матурлыкка карап үрнәк алу җитми бит, – диде өченче буын вәкиле Зилә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat