Татарстан Рәисе халыкара элемтәләр урнаштыру буенча Россия төбәкләре башлыклары арасында янә лидер булып танылды. Рейтингны «Минченко консалтинг» аналитик агентлыгы төзегән. Рейтингта 2024 елның август–декабрь айларында узган халыкара чаралар, очрашулар исәпкә алынган.
Рөстәм Миңнеханов әлеге исемлектә 96 очко җыйган. Әйтергә кирәк, Рәис башка төбәк җитәкчеләреннән шактый алдарак бара. Мисал өчен, рейтингның икенче урынын Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов (24 очко), өченче урынны Якутия башлыгы Айсен Николаев (23 очко) били. Бишлеккә шулай ук Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров (22 очко) һәм Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин (17 очко) кергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat