Моннан 18 ел элек Сабадан Казанга барган машина юл фаҗигасенә очрый. Әбдриевләрнең шәһәрдә махсус мәктәптә белем алучы улларын аларга барышлары була. Гаилә башлыгы хастаханәгә эләгә, аның 46 яшьлек хатыны авария урынында җан бирә. 4 егет әнисез кала.
Озакламый Әмир Әбдриевнең юлында Гүзәл ханым очрый.
– Аның бик авыр чаклары иде. Олы малае өйләнеп яшәсә дә, кечесе әле 7 нче сыйныфта гына. Җитмәсә, тумыштан начар ишетә. Ул Казанда махсус ишетмәүче-сөйләшмәүче балалар мәктәбендә укыды, – дип искә Гүзәл апа. – Ул чакта Әмирнең вахта белән читтә эшләп йөргән чагы. Минем дә Казанның бер мәктәбендә балаларга белем биреп йөргән вакыт. Барыннан да бигрәк мин Әмирнең кече улына ятимлекне сиздермәс өчен тырыштым. Уйладым-уйладым да: «Ник мин бу баланы җәфалап йөртәм, миндә яшәсә, яхшы булыр иде», – дип, өемә алып кайттым. Ул чакта кызым кияүдә иде инде.
Гүзәл апа беренче ире белән 23 ел яшәп кала. Ире кинәт кенә вафат була. Әмир абый белән танышудан бигрәк, Рәшитле тормыш язмышын үзгәртә аның.
– Әмир абыең белән бергә кушылгач, башта икенче малайны, аннары өченчесен өйләндердек. Рәшит гел минем белән булды. Башта бергәләп мәктәп тәмамладык. Аннары КАИда ишетмәүчеләр өчен махсус төркем җыела дигәч, әтисе белән киңәшләштек тә Рәшитне шунда алып киттек. Мәктәптә яхшы укыгач, вузга да бик җайлы керде, – дип сөйли Гүзәл апа. – Әмма баштарак икебезгә дә авыр булды. Рәшит сөйләшә белмәвеннән бик ояла. Беренче курсны бергә укыдык. Хәтта дәресләргә йөри идем. Бик авырдан ияләнде. «Дәресне аңламыйм», – ди иде. Яныма утыртып, яңадан өйрәнәбез. Шөкер, Рәшит ияләште һәм ныклап укып китте.
Лаеклы ялга чыккач, Әмир абый белән Гүзәл апа Саба районының Завод Нырты авылына кайтып яши башлыйлар.
– Рәшиткә 33 яшь инде. Әле өйләнү турында сөйләшкәне юк. Сабада эшли. Эшендә бик яраталар. Ял иткән көннәрендә дә шалтыратып эзлиләр. Улыбызны бик тә башлы-күзле итәсе килә, – ди Гүзәл апа. – Гаиләбез тату, балаларыбыз кайтып йөри. Кызганыч, Әмирнең икенче улы 34 яшендә йөрәк чиреннән үлеп китте. Малаена 15 яшь инде. Оныгыбыз да, тол калган киленебез дә яңа кияү белән гел хәлебезне белеп тора. Киленгә рәхмәт, безне санлап, хөрмәт итеп торалар. Ире дә кешелекле булды. Кызымның ире дә Әмир абый дип кенә тора. Нинди эш булса да, Әмирдән киңәш сорый. Әле үзем дә, беренче ирем үлгәнгә ничә еллар узса да, аның бар туганнары белән аралашып яшим.
Гүзәл апа балалар белән эшләгәч, һәркемнең күңеленә ачкыч таба белә. Авыл халкы белән дә дуслашкан. СВОдагы ир-егетләргә ярдәм йөзеннән токмач та кисәләр, пилмән дә ясыйлар икән.
– Гомернең кадерен белеп яшәргә кирәк. Әмир бик әйбәт ир булды. Язмышымдыр инде, уйламаган җирдән 4 малайлы гаиләгә килеп кердем, – ди Гүзәл апа. – Авылда эш җитә. Моңаеп утырып булмый. Бакчабыз зур. Әле социаль челтәрләрдә бер төркем кызлар белән танышып дуслаштык. Бер тик торган юк. Әле монда, әле тегендә. Һәр көннең кадерен белеп яшәргә тырышабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat