Тәтештә яшәүче хатын-кыз алты кредит рәсмиләштереп, мошенникларга 2,7 млн сум акча күчергән.
Узган елның февраленнән март аена кадәр телефон сөйләшүләре вакытында мошенниклар өлкән яшьтәге хатын-кызны кредит алырга күндергәннәр. Алынган акчаларны зыян күрүче «саклау» өчен аферистлар счетына күчергән.
Психологик-психиатрик экспертиза нәтиҗәсе нигезендә, кредит рәсмиләштергән вакытында пенсионерның әлеге хәлләрне бәяли алырлык халәттә булмавы расланган. Барлык кредитларны пенсионер түләп бетергән, әмма Тәтеш районы прокуратурасы аны яклап судка 6 дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән, кредит килешүләрен гамәлдә түгел дип тануны һәм аңа акчаларны кире кайтаруны таләп иткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat