Аш-су остасы Зәлия: «Ярату кушылган ризык уңа»

Балтач районының Нөнәгер авылында яшәүче Зәлия Гарипова күп еллар кибетче булып эшләгән җиреннән ризык пешерә башлый. Аны пекарняга эшкә чакыралар. Алты ел бик яратып ипи дә, пироглар да пешерә. Әмма төнлә эшләү үзен сиздерткәч, бу эшеннән китә. Тик үзе китсә дә, пешерү теләге бетми аның. Озак уйлап тормый – үзмәшгуль булып теркәлә дә, өч ел элек өйдә ризык пешерә башлый.

– Токмач та кисәм, пироглар да пешерәм, как та ясыйм, ярымфабрикатлар да әзерлим. Ирем белән бергә талкыш кәләвә дә пешерә башладык. Ризыкларыбыз үзебезгә дә, сатып алучыларга да бик ошый. Хәзер инде заказларны өлгертеп булмый, – дип сөйли Зәлия. –  Интернетта нинди яңа рецепт күрәм, шуны әзерләп карыйм. Талкыш кәләвәне дә бер пешекчедән күреп тотынган идем. Безгә Казанда яшәүче киленебез ярдәм итә, сатарга булыша. Аның белән  шулай гөрләтеп эшли башладык.

Гариповларның узган ел каралты-куралары, гараж, андагы машиналары янган була. Бер ел дигәндә тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә бар җирләрен тәртипкә китергәннәр, гараж гына төзиселәре калган.

– Ризыкны яратып пешерергә кирәк. Бисмилла әйтеп башласаң, бар да тәмле булып пешә. Камырны тоярга да кирәк. Пекарняда эшләү тәҗрибәм булгач, мин ризыкны әрәм итмим. Камырны да үлчәп кенә басам, эчлеген дә чама белән салам. Өйдәгеләр  пешергән ризыгымны тәмле дип ашый. Клиентларыма да ошый. Ошамаса, заказларым күп булмас иде, – ди Зәлия. – Талкыш кәләвәне ирем ясаша. Аңа көч кирәк. Кулыңның куәтле булуы комачау итми. Соңгы вакытта аны бик күп сорыйлар. Кешеләр никахка күчтәнәчкә дә пешертеп ала. Шуңа күрә гел эштә без.

Зәлия Гариповдан талкыш кәләвә рецепты

1 порция өчен 75 г бал, 225 г шикәр комы, 125 г су алына.

Шуларны кушып, сироп кайнатасың. Аннары әлбә ясала. Аның өчен 82,5 процент майлылыклы 70 г май, 70 г он кирәк.

Әлбәне чикләвек тәме килгәнче кыздырып, суытасың. Аннары кулга ике кат перчатка киеп, сироп агара башлагач, түгәрәк ясап куясың. Шуны әлбәгә әвәләп, сигезле ясап тартып торасың. Куллар нык эшләргә тиеш. Шуннан соң талкыш кәләвә әзер була башлый. Аны формаларга тутырып, ясап куярга кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү