«Аның кебек кеше авылда юк! Кулы алтын иде». Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Закиров турында авылдашлары әнә шулай дип сөйли. Хәзер искә алырга гына калды инде. 13 гыйнварда 43 яшен тутырган егет 21 ендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Аны соңгы юлга озатырга «ВТ» хәбәрчесе дә кайтты.
2022 елда өлешчә мобилизация башлангач, Ватанны сакларга иң беренчеләрдән булып чыгып китте ул. Илнур күргәннәрне һәм кичергәннәрне, әти-әнисе, туганнарының ничек борчылганын бик күпләр күзәтеп барды: апасы – язучы һәм журналист, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова барлык яңалыкларны түкми-чәчми җиткереп барды. Бик күпләрнең якын кешесенә әверелде Илнур. Аны бергә ялга каршы алдылар, бергә яу кырына озаттылар.
– Авылдан берүзенә повестка килде. Бармыйм, димәде. Армиядә хезмәт иткәндә Чечняда булды энебез. Иң беренчеләрдән булып чыгып китте. Гаиләбезгә килгән бу хәсрәт әти белән әнине картайтты. Илнур ялга кайтып киткәч, әнинең хәле авыраеп китте. Инсульт кичергән әти картның да аяклары йөри алмас булды. Көчкә аякка бастырдык, – дип сөйли Гөлүсә. – Илнур белән элемтәдә булдык. Безне борчымаска тырышты. Үзе китсә дә, авылдагы хәлләрне белешеп торды. Хуҗалыкта ниләр бар, бакчада нәрсәләр эшләнгән – барысын да сораштырып торды. Өй юганда тәрәзә янындагы обойга күз төште. Әни бәгырькәем «Илнур китте» дип язып куйган. Көннәре белән. Энем киткәч, тормыш бөтенләй үзгәрде. Иртәбез хәл белешүдән башланыр иде. Барыбыз бер сүз белән уяныр идек: «Илнурдан хәбәр бармы?» Яраланса да, күрәчәгедер инде, егетләрне ташламыйм дип, алар белән бергә алгы сызыкка кереп киткән. Әле бит 20 сендә генә шалтыратышып сөйләштек. Бар да яхшы, диде. Тиздән ялга кайтасы иде. Менә мәетен алып кайттылар.
Куркыныч хәбәр килгәч, иң авыры Илнурның мәетен кайтканны көтү була.
– Әти белән әни өчен бик борчылдык. Алар нишләр, дидек. Үлемен җайлап кына әйткән идек инде. Иртән әти белән малларны карарга чыгабыз. Әти үзе печән сала, үзенең күзләреннән яшь ага. Ничекләр яшәр инде алар… Мин барысын да аңлыйм, аларның үлем белән гел очрашып торуын да беләм. Әмма энемне кайтыр дигән идем. Чечнядан да исән кайтты бит. Ә ул: «Апа, исән кайтмам инде…» – диде. Зиратта үзе теләгән урынга җирлибез. Юл буенда, бар кешегә күренеп, һәйкәл булып торсын, дибез, – дип сөйли Гөлүсә.
Өлешчә мобилизация башланганчы Илнур әтисе Рәүф абый һәм әнисе Зәйтүнә апа белән авылда төп йортта яшәгән. Гаиләдә алты бала үсә алар. Абыйлары Рәфыйк күп еллар элек кинәт кенә вафат була. Апалары Гөлфирә үз авылдашына кияүгә чыгып, икенче урамда гомер итә. Илнурның Илсур абыйсы, Илсөяр исемле сеңлесе дә бар. Апасы Гөлфирә дә бала хәсрәте кичергән. Аның 14 яшьлек малае мунчада ис тиеп үлгән.
Илнурны соңгы юлга озатырга килгән кеше урамга сыя алмады. Авыл халкы күз яшен тыя алмый. Бу хәсрәтне бик авыр кичерәләр. Кодачалары Гөлнур апа: «Инде 4 төн йоклаганым юк. Ятсам да, торсам да, Илнур күз алдында», – ди.
– Илнурның апасы Гөлфирә энемнең хатыны була. Бик тату яшибез. Каенанам да – Илнурның әнисенең туганы. Һәлак булган дигән хәбәрне ишетү авыр булды. Башта Зәйтүнә апаларга килдем. Тик ишектән керергә йөрәгем җитмәде. Гөлфирә янына төшеп киттем. Хәбәрнең дөрес икәнен белгәннән бирле күзгә йокы керми. Башта армиягә киткәндә бик борчылган идек. Ул бит 40 кило гына иде, – ди Гөлнур апа. – Ирем – II группа инвалид, шуңа күрә нинди генә эшкә тотынсак та, Илнурны чакыра идек. Бик оста куллы, бик башлы бала иде ул. Мич тә чыгарды, эретеп ябыштыру эшен дә белде, су да кертте. Мин бер 85 яшьлек бабайны карыйм. Кыш көне аның суы катты. Шунда Илнур идән астыннан торбаларны өске якка күчереп, бабайны сулы итте.
Илнур белән саубуллашырга килгән сыйныфташлары да бик өзгәләнә. Ялга кайткач, бергә очрашырга сөйләшкән булганнар.
– Булмады инде очрашулар… Илнурыбызның урыны оҗмахта булсын. Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды, – ди сыйныфташы Гүзәл Сәетгәрәева. – Сыйныфта дүрт егет арасыннан иң олы йөрәклесе булды. Безнең өчен өзелеп торды инде ул. Әле соңгы сөйләшкәндә, ике атна ялга кайтам, очрашыйк, дигән иде. Бик сагынып яшәрбез инде.
Күршеләре белән дә матур яши Закировлар. Бөтен эшне бергә башкарганнар.
– Нинди эшкә тотынсак та, Илнур абыйсыз булмады. Ул бит физика-математика факультетын тәмамлаган укытучы иде. Нинди сорау белән янына килсәң дә, кире бормады. Өйдә ир-ат булмаса, Илнур абый, кер әле, дияр идем. Бер дә «юк» димәде. Әйе, дус идек инде. Әле дә күз алдында Илнур абыйның елмаюлы карашы тора. Бик сагынырбыз, – ди күршесе Кадрия Хәмәдиева.
Илнурны да авылдашлары әнә ничек матур сүзләр белән искә төшерә. Әмма иң авыры йөрәк парәсен – баласын югалткан әти-әнигә. Тыныч булырга тырышсалар да, күзләрендәге кайгы-хәсрәттән барысын да аңлап була иде. Рәүф абый улын зиратка кадәр озатып барырга үзендә көч тапты әле. Зәйтүнә апа баласын урам чатыннан гына озатып калды. Бу юлы мәңгелек сәфәргә…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat