Татарстанның «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте корылуга – 99 ел. Туган көнгә багышлап, Татарстан Эчке эшләр министрлыгында оешманың пленар утырышы узды. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм республиканың «Динамо» оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров катнашында узган чарада узган елга нәтиҗәләр чыгарып, быелга бурычлар билгеләнде.
Утырышта оешма коллективлары – әйдәп баручы клублар, спорт мәктәпләре һәм секцияләре, спорт федерацияләре, чемпионнар, тренерлар, «Динамо» хәрәкәте ветераннары катнашты. Әсгать Сәфәров оешманың узган елгы нәтиҗәләрен канәгатьләнерлек дип атады.
– «Динамо» – Россиянең барлык төбәкләрендә эшли, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт бурычларын хәл итүдә катнаша торган бердәнбер иҗтимагый-дәүләт спорт оешмасы. Нәтиҗәләр, казанышлар, уңышлар бар, һәм алар турында әйтергә оят түгел. «Динамо»ның чирәмдәге хоккей, волейбол, туплы хоккей буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары – татарстанлыларның аерым горурлыгы. Уенчыларның күбесе үз спорт төрләрендә Россия илкүләм җыелма командалары әгъзалары булып тора. Елдан-ел оешманың бурычлары үзгәрми. Без барлык спорт төрләре буенча да беренче булырга тиеш, – диде Әсгать Сәфәров.
Утырышта шулай ук «Динамо»ның күп еллар дәвамындагы эшчәнлеген анализладылар, ярышларда катнашкан чемпионнарны телгә алдылар. Моннан тыш, «Динамо» спортчыларының махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүе турында сөйләштеләр. Бу эшкә игътибар кимемәячәк. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлова оешманың гуманитар ярдәм белән шөгыльләнүе хакында сөйләде.
– Россия Су-мотор спорты федерациясе вице-президенты Вячеслав Колотовкин 38 тапкыр СВО зонасында булды, 527 тонна йөк алып барды. Шулай ук 2022 елның апреленнән Халыкара тхэквондо федерациясе җитәкчесе Адам Хабилаев, махсус операция зонасына гуманитар ярдәм китерүдән тыш, яралы солдатларны эвакуацияләүдә катнашты, спецназ солдатлары өчен кул сугышы буенча дәресләр үткәрде, – диде ул.
Утырыш лаеклы спортчылар һәм тренерларны, шулай ук «Динамо» ветераннарын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Узган елгы Спартакиада нәтиҗәләре буенча икенче төркемдә беренче урынны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты алды. Татарстан Таможнясының физик культура коллективы – икенче, ФСОның Татарстандагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге – өченче урында. Беренче төркемдә Чаллының «Динамо» шәһәр советы беренче урынны алды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы баш идарәсе – икенче, УФСИНның Татарстан буенча идарәсе – өченче урында.
Иң яхшы спортчылар булып «Динамо-Ак барс» хатын-кызлар волейбол командасы уенчысы Брайелин Мартинес, стендка ату буенча Россия чемпионы Сергей Демин, «Динамо-Казань» чирәмдәге хоккей командасы капкачысы Марат Гаффаров, фехтование остасы Марта Мартьянова, җиңел атлет Владислав Цедилкин һәм йөзүче Алексей Крутых танылды. Иң яхшы тренерлар – Араик Маргарян, Валентина Апельганец, Зоран Терзич, Илдар Шәймарданов һәм Максим Дедловский.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat