Чиратсыз яз: Татарстанга кышкы суыклар әйләнеп кайтырмы?

Быелгы кыш тарихка иң җылысы буларак кереп калачак. Бу көннәрдә республикада һава температурасы уртача нормадан 12 градуска (!) югарырак. Гыйнвар азагында аяк астында кар шыгырдау урынына, күлләвекләр һәм пычрак чыпырдый. Берәүләр кышкы салкыннар булмауга сөенсә, икенчеләр термометр баганасының саташуын күреп, иртәгәге көн өчен борчыла. Язга әйләнгән кыш авыл хуҗалыгына зыян салмасмы? Мондый һава торышы сәламәтлеккә ничек тәэсир итә? Иң мөһиме: суыклар әйләнеп кайтырмы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Кыш ник җылы?

Гаҗәеп кыш: итек-шәлләр кирәкми, урамда бит алмалары кызармый. Югыйсә гыйнвар азагы кышның иң салкын вакыты булырга тиеш. Ел фасылын календарь гына искә төшереп тора. Синоптиклар әйтүенчә, тәрәзә артындагы һава торышы апрельне хәтерләтә. Коеп яуган яңгырлар һәм күлләвек-гөрләвекләр бигрәк тә. Бу атнада республиканың Яшел Үзән, Алабуга һәм Мамадыш районнарындагы боз кичүләре дә «салкыннар җиткәнче» дип ябылды.

– Кыш без көткәнчә булмады, – ди Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев. – Гыйнвар ахырында бик әйбәтләп кенә суытырга тиеш иде дә, юк. Салкыннар хут суыгына калды дип көтеп торам. Бу – якынча 7 февральдән 21 мартка кадәр. Бер дә суытмыйча булмый бит инде. Алай ярамый.

КФУ профессоры, метеоролог Юрий Переведенцев әйтүенчә, барысына да Атлантик җилләр сәбәпче.

– Бездә сигезенче ай рәттән һава температурасы уртача нормадан югарырак. Гыйнвар азагы-февраль башында ул –11 градус тәшкил итәргә тиеш булса, бүген термометр баганасы плюс тамгасы күрсәтә. Аномаль җылылык – Төньяк Атлантикадан берсе артыннан берсе килгән циклоннар нәтиҗәсе. Ил күләмендә шундый ук вазгыять. Бу безнең климатка хас булган кыш түгел. Ул тарихка иң җылысы буларак кереп калачак. Декабрьдә һава температурасы уртача нормадан – 3, ә гыйнварда  5 градуска югарырак.

Шул ук вакытта, гыйнварда Казанда, мәсәлән, айлык норма кадәр кар яуды, дип тә белдерде Юрий Переведенцев. «Бүген башкалада кар биеклеге 26 сантиметр тәшкил итә. Бу узган елга караганда азрак, билгеле. Былтыргы карлы кышта бу вакытта кар биеклеге 40 сантиметрдан да күбрәк иде. Быел карны җылы җилләр һәм яңгырлар «ашый», – ди белгеч.

Синоптиклар әйтүенчә, алдагы бер атнада һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. «Февральнең беренче көннәре җылы булачак. Дөрес, төнлә –6 градуска кадәр суытырга мөмкин. Әмма бу – бик җиңелчә генә салкыннар. Алдан алынган фаразларга караганда, февральдә һава температурасы климатик нормадан югарырак булачак, – ди Юрий Переведенцев. – Тик бу әле суыклар бүтән булмый дигән сүз түгел. Салкыннар февральдә дә, мартта да кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, илдә кышкы һава торышы ун елга 0,5 градуска җылынып бара. Татарстанда әлеге күрсәткеч – 0,6–0,7 градус. Ягъни йөз елдан безнең төбәктә кыш уртача 6 градуска җылырак булачак. Карсыз кыш килү дә ихтимал».

Уңыш көткәндә

Гайре табигый һава торышы авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен дә борчый. Мондый кыштан соң нинди яз көтәсе?

– Ни генә булса да, яхшыга өмет итәбез, – ди Балтач районының «Якты юл» хуҗалыгы җитәкчесе Азат Ганиев. – Яңа елдан соң уҗымнарның торышын тикшергән идек, алай начар дип әйтә алмыйм. Уҗымнар гадәттә яз көне үлә. Көннәр җылы торып, кар астыннан зәгыйфьләнеп килеп чыгалар да, суыклар «ялап ала». Кыштан соң үсемлекләрдә шикәр күләме кими, шуңа күрә аз гына салкын да аларга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Барысы да язның ничек килүеннән тора. Әлегә яуган яңгырлар туфракка сеңеп бара дип уйлыйбыз. Басуларда су акмый. Көздән дә туфракта дым аз калды, көткән яңгырлар яумады. Бездә кар катламы әйбәт әле. Менә тәрәзәдән карап торам, урамда ап-ак кар.

Азат Ганиев әйтүенчә, иртәгәге көнне фаразлау авыр.

– Хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына кадәр егерме бер ел агроном булып  эшләү дәверендә дә мондый кышны хәтерләмим. Бер-ике көн җылы булып ала иде, дөрес. Андый көннәрдә кар бабай тәгәрәтергә дип урамга шатланып  чыга идек. Тик хәзер атналар буе җылы тора, яңгыр ява. «Еврокыш»ка таба барабыз, дип сөйлиләр бит инде. Нәрсәгә әзер булыргадыр, кем белгән, – ди ул.

Кукмара районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Илдар Габбасов сүзләренә караганда, 2010 елгы кебек корылык кабатланмагае.

– Уҗымнар өчен начар ел булды. Чөнки аларның харап булу куркынычы бар. Яңа чәчкән печән басуларының да быелгы кышны ничек чыгасы билгесез. Элеккегеләренең тамыры нык, ә менә яңалары бирешергә мөмкин. Борчыган нәрсәләр күп. Кар күп явар дип өметләнгән идек, анысы да булмады. 2010 елгы корылык кына кабатланмасын. Мин эшләгән дәвердә декабрьдә яңгырлар яуганны хәтерлим, әмма мондый кышны юк. Чын салкыннар да берничә көн генә булды бит. Уҗымнар черемәсме икән дигән шик бар. Кар астына су төште. Ә уҗымга суларга һава, тукланырга тиешле матдәләр кирәк. Хәзер исә ул сулый да, «ашый» да алмаска мөмкин. Басуларда урыны белән кар катламы 15–20 сантиметр. Шул ук вакытта кардан ачыла башлаган басулар да бар.

Бозлавык галәмәте

Быелгы кыш табибларның да эшен арттырды. Таеп егылу аркасында имгәнүчеләр күп. «Өлкән яшьтәгеләр, бигрәк тә хатын-кызлар арасында таеп егылып имгәнүчеләр шактый, – дип сөйләгән журналистларга Казанның 7 нче номерлы сырхауханәсенең травматология пункты җитәкчесе Альберт Галимов. – Оча, бот сөяген сындыру кебек очраклар бигрәк тә куркыныч. Чөнки алар операция һәм озак вакытка сузылган дәвалануны таләп итә».

Табиблар сәламәтлеккә дә игътибарлырак булырга куша. «Һава торышы гел үзгәреп тору – организм өчен бик зур стресс. Шуңа күрә кеше үзен нык арыган итеп хис итәргә, хроник авырулары көчәергә мөмкин, – ди табиб-терапевт Айгөл Хәсәнова. – Кышкы суыклар булмагач, микроблар үрчи, ә кояш юклык кәефне төшерә. Мондый кышка бирешмәс өчен, витаминнар эчәргә, организмны төрлечә чыныктырырга, шул исәптән спорт белән шөгыльләнергә һәм дөрес тукланырга киңәш ителә».

Аның каравы кыш уртасында маркетплейсларда резин итекләр күбрәк сатыла башлаган. Алдан аяк киенәләр, күрәсең. Бакчачылар да тик ятмый. Шәһәрдә күпфатирлы йорт тәрәзәләрендә шәмәхә утлар күренә башлады инде: иртә язга өметләнепме, үсентеләр утырталар. Быелгы кышта коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре дә чагыштырмача арзанрак. Тарифлар артты, ә түләү былтыргы кебек.

Җәйгә фараз

– Кышка карап җәй килә, дип фикер йөртү бик үк дөрес түгел, – ди Әмир Шәрәфиев. – Чынлыкта җәй гел кышка карап килми. Табигатьтә 99 еллык цикл бар. Менә шул вакыттан һава торышы төгәл кабатлана. Салкыннар чыннан да кыш азагына калса, яз тиз киләчәк. Бу исә ташу ихтималы дигән сүз. Май коры, ә июнь салкынча булырга охшаган.

КФУ белгече Юрий Переведенцев әйтүенчә, төгәл фаразны ун көнгә генә биреп була.

– Шунысы тәгаен билгеле: күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, яз һәм җәй иртәрәк килә башлады. Бу нәрсә дигән сүз? Яз тәүлеклек һава температурасы 0 градуслы чиктән, ә җәй  +15 градуслы чиктән узу дигәнне аңлата. Мәсәлән, элегрәк климатик яз апрель азагында гына урнашса, хәзер ул тизрәк килә. Ә менә көз, киресенчә, елдан-ел артка чигенә. Иртә язның иң зур куркынычы – кырау төшү. Ничек кенә булмасын, ниндидер аномаль җәй фаразланмый, – ди синоптик.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү