Илгизәр Зарипов: «Әкренләп урманнар арта»

Татарстанда урманнарын саклау буенча төрле чаралар уздырыла. Елга ике тапкыр урман утырту акциясе, өмәләр үтә. Урманчылар гел табигать сагында. Алар агачын да утырта, аны үстерә дә, корткычлардан да, янгыннардан да саклый. Республика урманнарында хәлләр ничек? Без бу хакта Татарстанның Урман хуҗалыгы министры урныбасары Илгизәр Зарипов белән сөйләштек.

– Илгизәр Наилевич, Татарстан аз урманлы төбәк булып санала. Урманнарны бер-ике процентка булса да арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Әйе, Татарстан аз урманлы төбәкләр рәтенә керә, бездә урман җирләре 17,5 процент тәшкил итә, ягъни республика урманнарының мәйданы 1 миллион 261,3 мең гектар. Ләкин шунысы да бар: республикада башка категориядәге – урман фондына керми торган җирләрдә дә саклагыч урманнар үсә. Алар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автомобиль юллары буенда, елгалар, күлләр һәм сулыклар тирәсендә урнашканнар. Безнең мәгълүматлар буенча, мондый утыртмаларның гомуми мәйданы 145 мең гектарга якын. Шуны истә тотып, республикада урманнар үсә торган җирләр инде 19,5 процент дип тә әйтергә була.
Урман җирләрен бер процентка булса да арттыру өчен 65 мең гектар урман утыртырга кирәк, бу бик катлаулы. Үсентеләр җитмәгәнгә түгел. Бездә утырту материалы җитәрлек. Татарстанда инфраструктура яхшы үскән, авыл хуҗалыгы, сәнәгать өчен шактый күп җирләр бүлеп бирелгән. Эш шунда.
Ләкин без барыбер урман җирләрен арттырырга тырышабыз. Ел саен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ике мең гектарга якын саклагыч агачлар утыртабыз. «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләрен үткәрәбез. Алар нәтиҗәсендә 2024 елда 3,5 миллион үсенте утыртылды. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне урман фондына күчерү эше башланды. Мисал өчен, 2023-2024 елларда мондый җирләрнең 629 гектары күчерелде.

– Нигездә нинди агачлар утыртасыз?
– Татарстанда, табигый-климат шартларыннан чыгып, нигездә чыршы, нарат, карагай, имән, каен, юкә һәм корычагач утыртыла. Нәкъ шушы агачлар бездә яхшы тернәкләнә. Катнаш урманнар утыртырга тырышабыз. Чагыштырмача болайрак: 14 процент күләмендә имән, 20 проценттан күбрәк усак, 20 процент чамасы юкә, 17,5 процент каен, 15,7 процент нарат, 6 процент чыршы. Калганы – корычагач, миләш, өрәңге. Тулаем республикада йомшак яфраклы үсентеләр 60 проценттан артык. Һәм, сүз уңаеннан, нәкъ менә йомшак яфраклы агач токымнары кислородны яхшырак эшләп чыгара.

– Парсыз ефәк күбәләгенә бәйле вәзгыять ничегрәк?
– Соңгы өч елда без Татарстанның аерым районнарында парсыз ефәк күбәләге урыннарын күзәтәбез. 2023 елда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урманчылыкларының бер өлешендә 53 мең гектар мәйданда корткычлар юк ителде. 2024 елда Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай һәм Лениногорск урманчылыкларында 12,2 мең га мәйданда зарарлы организмнар санын бетерү яки бастыру буенча чаралар үткәрелде.
Агачлар «Лепидоцид СК» биопрепараты ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән эшкәртелә. Белгечләр шулай ук парсыз ефәк күбәләгенең йомырка салу урыннарын да нефть белән эшкәртәләр. Парсыз ефәк күбәләгенең йомырка салу урыннары урнашкан агач кәүсәләрен нефть продуктлары, мәсәлән, эшкәртелгән машина мае, керосин белән эшкәртәләр. Бу алым– яңа түгел, ләкин бу корткычлар санын киметергә мөмкинлек бирә.

– Законсыз агач кисүләр белән еш очрашырга туры киләме?
– 2014 елдан 2024 елга кадәрге күрсәткечләр динамикасы законсыз әзерләнгән агач күләменең кимүен күрсәтә. 2024 елда урман утыртмаларын законсыз кисүнең 60 очрагы теркәлгән. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 45 процентка кимрәк. Татарстанда сәнәгать масштабында агач кисү очраклары юк. Ә кешеләр тарафыннан закон бозу очраклары урман законнарын белмәүгә бәйле. Әйтик, законда аунак агачларны җыярга рөхсәт ителә. Ә моны белмәгән кешеләр коры-сарыны агачлардан кисәләр. Шул рәвешле хокук бозу очрагы барлыкка килә.
Урман утыртмаларын законсыз кискән һәм зарарлаган өчен гражданнарга – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салына. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, монысы киселгән агачның токымына һәм аның үсү урынына, урманнарның саклану категориясенә бәйле.

– Урман хуҗалыгында законсыз агач кисү очракларын ачыклау өчен дроннар куллана башлагансыз икән.
– Әйе. Без квадрокоптерлар һәм фототапкалар кулланабыз. 2025 ел башында «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган 28 пилотсыз очу аппаратларын көтәбез. Ел ахырында «Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында 40ка якын хезмәткәрне укыттык. Укулар Иннополис университеты тарафыннан оештырылды.

Дроннар ярдәмендә урман фонды җирләрен реаль вакыт режимында мониторингларга мөмкин. Тагын бер авыр мәсьәлә — урмандагы рөхсәтсез чүплекләр. Өстәвенә, законнарда бу максатларга финанслау каралмаган, әмма без барыбер урманнарны патрульлибез, хокук бозучыларны фото-капкыннар ярдәмендә тотарга тырышабыз. Әгәр белгечләр санкцияләнмәгән чүплекләрне һәм хокук бозучыларны ачыкласа, аларны гаеплеләр хисабына юк итәләр.

Шулай ук дроннар агач кисү процессын контрольдә тотарга, урманнарда хокук бозучыларны, янгын чыганакларын ачыкларга һәм кисәтергә ярдәм итә.

– Урман хуҗалыклары техника белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән?
– 2024 елда без урман хуҗалыкларын урман янгыннарын сүндерү техникасы белән 100 процент дәрәҗәсендә тәэмин итә алдык. Моннан тыш, «Россия Федерациясе урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның зур ярдәме белән урман патруле техникасы белән дә тәэмин ителдек. Ә 2025 елдан башлап «Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән акчалар хисабына урман янгыннары техникасын яңартачакбыз. 2025 елга бурычларның берсе – агач әзерләү, ташу һәм урман янгыннарын сүндерү өчен кулланыла торган техниканы спутник навигациясе аппаратурасы белән җиһазлау.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү