Бүген Казан Кремлендә 2024 ел сезоны нәтиҗәләре буенча «Стрела-Ак Барс» регби клубы коллективын – регби-7 буенча Россия чемпионы, регби буенча Россия чемпионатының көмеш призеры, регби буенча Россия Суперкубогы иясен хөрмәтләделәр.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Спортчыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Барыннан да элек ул команданы 2024 елгы сезонда уңышлы чыгышлары белән котлады.
«Бөтен сезон дәвамында сез югары спорт осталыгы һәм команда рухы, җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Бик зур рәхмәт сезгә! — диде Рөстәм Миңнеханов. -Регби-7 буенча Россия чемпионнары титулы, ил чемпионатының көмеш медальләре һәм Суперкубокта җиңү — бу коллективның бердәм эшенең закончалыклы нәтиҗәсе».
Команда казанышларына республиканың Регби федерациясе җитәкчелеге, клубның партнерлары һәм иганәчеләре, сезнең гаиләләрегез, дусларыгыз һәм җанатарларыгыз, һәм, әлбәттә, бөтен Татарстан өлеш кертә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
«Команда составында безнең тәрбияләнүчеләрнең чыгыш ясавы аеруча кыйммәтле, — дип ассызыклады Татарстан Рәисе. — Тренировкаларны Татарстан белгечләре үткәрә. Бу республика регби мәктәбенең нәтиҗәле эшләве турында сөйли».
Искәртәбез, бүген Татарстанда регби белән 1960 кеше шөгыльләнә, ә спорт мәктәпләрендә алты йөздән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.
«Сезнең җиңүләр нәтиҗәсендә регби белән мавыгучылар саны арта. Бу спорт төре республикада яңа импульс алачак һәм тагын да популярлашачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Соңгы ике елда команда югары спорт нәтиҗәләренә иреште — төрле титуллар яуланды. «Безнең тагын планнарыбыз — сезнең максималь нәтиҗәләргә ирешүегез. Ышанам ки, уртак тырышлык белән команда куелган максатларга ирешәчәк», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларга яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде. Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Команда әгъзаларына «Фидакарь хезмәт өчен», «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләре, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәт хатлары һәм башкалар тапшырылды.
Җавап сүзе белән «Стрела-Ак Барс» регби клубының баш тренеры ДжейПи Нил чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка тыгыз графигында вакыт тапканы һәм команданы җиңү белән шәхсән котлаганы өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан Рәисенә татар телендә дә рәхмәт белдерде: «Бик зур рәхмәт!»
Спортчылар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка истәлекле бүләк тапшырдылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat