Мамадыш районында балалы гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чарасы кертелә. Быел дөньяга килгән һәр яңа туган сабый өчен 10 мең сум акча түләячәкләр.
Махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре өчен ул ике тапкыр күбрәк булачак. Андыйлар 20 мең сум түләү алачак. Мондый матди ярдәм район башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән демографик күрсәткечләрне күтәрү максатында кертелгән. Акча муниципаль бюджеттан бүленеп биреләчәк.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 2024 елда 233 мең баланың ата-анасы 25 млрд сум күләмдә бала туу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие алган. Йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособиене 23,8 мең булачак әнигә түләгәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat