2015 елда республикада 34 көрән аю булса, 2024 елда алар 97 гә җиткән. Бу хакта Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр.
Комитет рәисе Федор Батков сүзләре буенча аюларның күбесе үзебездә кышлый. Алар Мамадыш, Балык Бистәсе, Әгерҗе, Яшел Үзән районнарында күп икән. Артып китү булмасын өчен аучыларга аюны атар өчен рөхсәт тә бирә башлаганнар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat