Махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә күчмә мәчет ясау ниятеннән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Каһарман» хәйрия акциясе барышында өч көндә 2 176 987 сум акча җыелган.
Нәтиҗәдә, 1 473 000 сумлык «УАЗ» («буханка») автомобиле сатып алынган. Аның эчендә күчмә мәчет ясаячаклар. Әлеге акция мөселманнар арасында зур кызыксыну уяткан. Шуны исәпкә алып, оештыручылар тагын бер күчмә мәчеткә акча җыю турында игълан итте. Матди ярдәмне «Зәкят» хәйрия фонды җыя.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat