Татарстанда былтыр 6,1 млн дал (декалитр) хәмер продукциясе сатылган. Бу 2023 елгы күрсәткечтән 0,5 процентка күбрәк. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең киңәйтелгән утырышында инспекция җитәкчесе – Җәүдәт Әхмәтханов шул хакта әйтте.
Инспекция вәкилләре фикеренчә, әлеге сан борчылырга этәрә. Чөнки «күләгәдәге» бизнес үсәргә мөмкин. Җәүдәт Әхмәтханов кибетләре булмаган ерак авылларда вәзгыятьнең аеруча катлаулы булуын билгеләп үтте.
2024 елда законсыз әйләнештән 67,5 мең л спирт һәм суррогат аракы алынган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 3 тапкырга кимрәк. Шул ук вакытта административ җаваплылыкка – 54 кеше, җинаять җаваплылыгына-12 кеше тартылган.
Сүз уңаеннан, коллегиядә Роспотребнадзор идарәсе белгечләре хәмер белән агуланып үлүчеләр саны 13 процентка артуы турында хәбәр итте (250 очрак). 12 районда агулану күрсәткечләре республикадагы уртача күрсәткечтән артып та киткән, бу аеруча Кайбыч, Тәтеш, Апас, Югары Ослан, Әгерҗе районнарында сизелгән. Агулануның төп сәбәбе – этанол.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat