Татар китабы йорты нинди серләр саклый?

Тарих тузаны кунган битләрне кадерләп кенә ачып, татар дөньясына чумып, әби-бабаларыбызның рухын тоеп, борынгы китапларны укырга теләүчеләр бардыр әле ул. Андыйларга башкаланың Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирына барырга киңәш итәбез.

2019 елдан аны «Татар китабы йорты» дип тә атый башладылар. Бу тарихи бинада кайчандыр Фатыйх Кәрим, Гадел Кутуй, Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин, Муса Җәлил, Гази Кашшаф кебек әдипләребез кунак булган. Салих Сәйдәшев пианинода уйнаган. Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров кебек композиторларыбыз да эзләрен суытмаганнар.

Музей-фатир

Шәриф Камал музей-фатиры бигрәк тә шунысы белән кадерле: ул – Татарстанда татар язучысына багышланган беренче музей. 1950 елның 29 гыйнварында ачыла. Димәк, быел музей 75 еллыгын билгеләп үтә дигән сүз. Шул уңайдан тышкы матурлыгы белән дә ерактан үзенә тартып торган, фасады белән эчке бизәлеше көнбатыш Европа бароккосы стилендә эшләнгән йортка без дә барып кайттык. Директоры Айдар Шәйхин белән аралаштык. Ул безне музей-йортның тарихы белән дә, бүгенге эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Татар әдәбиятының классигы, прозаик, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камал бу фатирда 1928 елдан 1942 елга кадәр яши. Йорт үзе дә бик тарихи. XIX гасырда төзелеп, революциягә кадәр берничә сәүдәгәр кулында була. 1917 елгы революция шаукымыннан соң, андагы бүлмәләрне татар зыялыларына һәм башка ведомство вәкилләренә фатир итеп бирәләр. 1920 ел башыннан анда хәтта балалар йорты да урнаштырыла. Шәриф Камал үлгәннән соң, кызы Зәйнәп Байгильдиева өч бүлмәле фатирны дәүләт карамагына тапшыра. Үзе үк музейның беренче фәнни хезмәткәре була. Әтисенең архивларын берәмтекләп җыя, сакланып калган әйберләр һәм кулъязмалар исемлеген төзи. Ә калган бүлмәләрдә халык элеккечә яши бирә. Уртак аш бүлмәләре дә гадәттәгечә кала. Тора-бара анда яшәгән кешеләргә башка урыннардан фатир бирәләр, ә бушаган бүлмәләрне төрле конторалар рәсмиләштерә. Соңрак йортны бөтенләй бушатып, тулаем фәнни-әдәби үзәккә әверелдерү турында уйлар да тормышка аша.

Шәриф Камал фатирының беренче бүлмәсендә язучының үзе, гаиләсе һәм иҗатташ дусларына кагылышлы документлар, фотографияләр урын алган. Калган ике бүлмәдә мемориаль күренеш торгызылган. Зур бүлмә берьюлы эш бүлмәсе, аш бүлмәсе, шулай ук кунак бүлмәсе вазыйфасын да үтәгән. Биредә язучының кызы өчен сатып алынган рояле тора. Тәрәзә янындагы зур язу өстәлендә – «Ройяль» язу машинасы – язучының төп эш урыны. Кунак бүлмәсендә түгәрәк сәгать эленеп тора. Аның телләре язучы якты дөнья белән хушлашкан вакытны – 15 сәгать 30 минутны күрсәтә.

Яхшы күршеләр

Татар әдәбияты тарихы музеен ачу турында карар инде 1944 елда ук кабул ителә. Шул ук елның 1 июлендә аны дәүләт музееның филиалы итү турында күрсәтмә дә чыга. Әмма «калган эшкә кар ява» дигән гыйбарә бу урында дөреслеккә туры килеп торадыр, мөгаен. Ахыр чиктә Татар әдәбияты тарихы музее бары тик 75 ел узгач кына, өйдәш булып, Шәриф Камал музей-фатиры урнашкан йортта урын ала. Әйтергә кирәк, алар бик яхшы, бер-берсен тулыландырып торган күршеләр булып чыга.

Нинди урын ул – татар китабы йорты? Бу хакта безгә белем йортының хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова сөйләде.

– Концепция буенча, биредә татар теле темасына кагылышлы барлык басма һәм электрон китаплар тупланырга тиеш. Аларның төп өлеше китапханәдә урнашкан да инде. Монда шулай ук татар язучылары, галимнәре бүләк иткән шәхси китаплар белән шәхси әйберләр дә саклана. Бездә Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, сәүдәгәр Юнысовлар, Габдулла Апанаевның автографлары һәм мөһерләре куелган басмалар, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов кебек язучыларның шәхси китапханәсеннән китерелгән китаплар бар. Китап яратучы милләттәшләребез бу эшкә бик җаваплы карый. Мәсәлән, шагыйрь Гәрәй Рәхим Татар китабы йорты ачылган көнне үк Пушкинның татар шагыйрьләре тарафыннан тәрҗемә ителгән китабын алып килгән иде.

Музейның төп экспозициясе – «Татар китабы тарихы: пергаменттан – цифрга» дип атала. Борынгы һәм урта гасырларга караган чыганаклардан башлап, безнең көннәргәчә татар китабы нинди юл үткән – экспозиция әнә шул хакта сөйли. Үзенчәлекле дип саналган экспонатлар арасында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма күчермәләре, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорына караган кулъязма үрнәкләр – Рабгузи, Мәхмүд Болгари, Мөхәммәдьяр ядкәрләре бар.

Татар басма китабы тарихының тамырлары XVIII гасырга барып тоташа, нәкъ шул гасырда Сәгыйть Хәлфин тарафыннан Коръән һәм әлифба бастырыла. Шүрлекләрдә төрле елларда чыккан әлифба китаплары да урын алган. Монда «Шәриф Камал һәм аның дәвере». «Тәрәзәдән күренеш: 1920–1930 нчы еллар Казаны», «Татар язучылары: репрессия корбаннары» кебек электрон экспозицияләр дә эшли. Гомумән, Татар китабы йорты хезмәткәрләре хәтта экскурсиягә килгән кешеләрнең хатирәләрен дә тотып калырга, үзләренә яңалык итеп алырга тырыша.

Йортның беренче катында зыялы кешеләрне үзенә чакырып торган ачык мәйдан эшли. Без килгәндә, анда татар поэзиясе классигы Закир Рәмиев-Дәрдмәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» күргәзмәсе оештырылган иде. Экспонатлар, чыннан да, шагыйрьнең барлык кичерешләрен дә ачып бирә алган. Татар халкының бөек әдипләренә багышланган мондый күргәзмәләр гел оештырылып тора.

Иң кадерле кунак

Татар китабы йортында балалар – иң кадерле кунак. Монда татар телендә уеннар, спектакльләр, кызыклы чаралар оештырыла. Шулай ук татар балалар әдәбиятын тәшкил иткән китаплар да тупланган. Мастер-классларда гасырлар буена кулланылган язу каралары һәм камыш каләм белән танышырга, гарәп әлифбасының төп хәрефләрен язарга өйрәнергә була. Остаханәдә балалар махсус буяулар һәм өстәмә җиһазлар ярдәмендә сыеклыкта кабатланмас бизәк ясап, шуны кәгазь битенә күчерәләр. Бу – эбру техникасы. Әлеге шөгыльнең нигезендә музейдагы мәрмәр кәгазьдән ясалган китап тышлыклары ята. «Чормадагы сөйләкләр» – татарларның борынгы ышанулары һәм хорафатлары турында күбрәк белер өчен шәп форсат. «Ишекләрне ач!» – уен-квесты исә балаларны татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал музее белән таныштыра. Анда катнашучылар, кызыклы биремнәр үтәп, башваткычлар да чишә. Һәр дөрес җавап ишекне ачарга ярдәм итәчәк тә инде.

Белешмә

Шәриф Камал 1884 елның 27 февралендә Пенза губернасының Татар Пешлесе авылында (бүген Мордва республикасының Рузаевка районы) туа. Иң күренекле әсәре  – «Акчарлаклар» повесте. 1925 елда Казанга килгәннән соң ул «Кызыл Татарстан» газетасында эшли. Бу елларда «Матур туганда», «Томан артында» һәм башка әсәрләре басыла. Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романын тәрҗемә итә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү