Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләүләр тапшыру «Кече Ватан – Россия көче» II бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне кысаларында узды (2025 елның 29-30 гыйнварында Казанда уза).
Бүләкләр күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализмы һәм вазыйфаи бурычларын үрнәк итеп үтәгәне өчен бирелде. Бүләкләрне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Мактау грамотасы белән Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов бүләкләнде. Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимовка РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рәхмәте белдерелде.
Кама Тамагы муниципаль районы, Чүпрәле, Баулы, Алексеевск, Кукмара муниципаль районы, Лаеш, Буа, Зәй, Яңа Чишмә муниципаль районы, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Чаллы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты һәм башкалар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Аннары Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов «Кече Ватан – Россия көче» II бөтенроссия муниципаль форумының төбәк көне кысаларындагы күргәзмә белән таныштылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat