Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов җырчы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның оныгына зур бүләк ясады. Ул аңа мотоцикл бүләк итте.
Заманында Айдар Фәйзрахмановка Салават «Ока» машинасы бүләк иткән булган. Айдар Фәйзрахманов: «Бу машина тормышымны бик җиңеләйтте» — дип сөйләде юбилей концертында.
Юбиляр, күп вакыт узуга карамастан, Салаватның бу бүләге турында онытмаган. Юбилей концертында Айдар Фәйзрахманов Салаватның улы Рөстәмнең баласына мотоцикл бүләк итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat