Рөстәм Миңнеханов: «Бу – сөйләшер өчен генә оештырылган җыен түгел»

Илнең 89 төбәге, 500 дән артык катнашучы һәм Метшинга рәхмәт. Казанда «Кече Ватан – Россия көче» II бөтенроссия форумының төбәк көне узды. Республика башкаласында яшәү өчен уңайлы мохит турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүнең серен чиште.

Белгәннең башы авыртмый

Муниципаль берәмлекләр дәүләтнең нигезе булып тора. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов форумның төбәк көне чараларын йомгаклаучы пленар утырышта әйтте.

– Кайбер җитәкчеләр моны бәяләп бетерми, әмма муниципаль берәмлектә эшләгән кеше буларак, безнең үзара мөнәсәбәт бик мөһим дип саныйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе ил җитәкчелегенә форумга теләктәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт тә белдерде. «Бу – сөйләшер өчен генә оештырылган җыен түгел, ә тәгаен укулар. Һәр төбәкнең башкалар белән уртаклашырлык эш тәҗрибәсе бар. Татарстан да сезнең өчен ачык», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Кече Ватан – Россия көче» II бөтенроссияфорумы Россия Президенты кушуы буенча уза. Аны Җирле үзидарәләрне үстерү бөтенроссияассоциациясе Россия Президенты Администрациясе ярдәме белән оештыра. Форум шәһәр һәм районнарны үстерүне күздә тота. Быелул апрельдә Мәскәүдә узачак һәм 9500 дән артыккатнашучыны берләштерәчәк. 2025 елда, әлеге зурчарага әзерлек кысасында, гыйнвардан алыпапрельгә кадәр илнең 16 төбәгендә тәүге тапкырфорумның төбәк көннәре дә үткәреләчәк. Шунысыәһәмияткә лаек: төбәкләрдә, теге яки бу җирлекүзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле юнәлешләрбуенча фикер алышалар. Казанда яшәү өчен уңайлы мохит турында сөйләштеләр. Иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен Татарстан башкаласына 500 дән артык федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнары вәкилләре, тармак белгечләре җыелды.

Очрашу урыны итеп Татарстанны сайлаулары очраклы гына түгел. Республика – ил күләмендә уңайлы мохит булдыру юнәлешендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. 2015 елда Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасы башланды һәм алга таба эш  «Уңайлы шәһәр мохитенформалаштыру» федераль проекты кысасында дәвам итте. Ун ел эчендә республиканың зур шәһәрләрендә, кечкенә авылларында 400 дән артык җәмәгать урыны төзекләндерелде һәм яңадан төзелде. Әлеге эшләрнең гомуми бәясе 26 миллиард сумнан артып киткән. Моннан тыш, 2020 елдан бирле республикада Татарстан Рәисе тәкъдиме белән «Безнең ишегалды» программасы да тормышка ашырыла. Биш елда биш меңнән артык ишегалды танымаслык булып үзгәргән.

Рөстәм Миңнеханов иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүнең серен дә чиште. «Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә иң мөһиме – Россия һәм чит илләрдән иң яхшы тәҗрибәләрне кабул итеп алырлык яхшы эшче төркем булдырырга кирәк», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләне тирәнтен аңлый торган команда булмаса, нәтиҗәсе дә булмаячак. «Иң мөһиме – дөрес кешеләр һәм, әлбәттә, бераз акча табарга», – диде ул һәм эшне системалы рәвештә оештыруның әһәмиятен дә билгеләп үтте. Татарстан Рәисеннән тагын бер мөһим фикер: программалар төзегәндә авыл җирлекләренә дә игътибарны арттырырга кирәк.

Бу форсаттан Татарстан тәҗрибәсен РоссияПрезидентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та мактады. «Татарстан башка төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләрен кабул итеп алуның яхшы үрнәгенә әверелде. Моннан тыш, Татарстанда талантлар табу сәләте бик зур», – диде федераль кунак.

Авылдан башлана

Татарстанда яшәү өчен уңайлы мохит булдыру юнәлешендә чыннан да күп эш башкарыла. Бу хакта форумда катнашучыларны сәламләгәндә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да әйтте.

– Республикада социаль, мәдәни һәм спорт объектлары төзелә. Алар зур һәм кечкенә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да сафка баса. Шунысы да мөһим, республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә бәйле бер генә карар да халык фикереннән башка кабул ителми, – диде ул.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләр үзләре дә илкүләм проектлар һәм дәүләт программаларын тормышка ашыруда актив катнаша. «Моның нәтиҗәсе буларак шәһәр һәм авылларның «йөзе» үзгәрә. Авылда традицияләребез, гореф-гадәтләребез, телебез һәм мәдәниятебез сакланып калсын өчен, биредә яшәүчеләргә төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Президентының эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Грачев җирле хакимиятнең әһәмияте турында да әйтте. «Россия Президенты Владимир Путин үз чыгышларында кат-кат искәрткәнчә, муниципаль дәрәҗәдәге хакимият – халыкка иң якыны. Тиз һәм оператив рәвештә хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр белән нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итәләр. Теге яки бу муниципаль берәмлектәге тормыш сыйфаты да үзара хезмәттәшлекнең ничек корылуына, урыннарда мәсьәләләрнең ни дәрәҗәдә тиз хәл ителүенә бәйле. Төбәк көннәре кысасында әзерләнгән тәкъдимнәр апрельдә Мәскәүдә узачак «Кече Ватан – Россия көче» форумы нигезенә салыначак», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе шуны да искәртте: Татарстанда республика структурасында муниципаль берәмлекләрнең әһәмиятен, кече торак пунктларны үстерү, аларны төзекләндерү кирәклеген аңлау дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия. Бу хакта ул җыен кысасында журналистлар белән аралашканда әйтте.

Барыбызга бер казан

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкли. Комиссия шул ук исемдәге илкүләм проектны тормышка ашыруда күзәтчелекитә. Казанда уза торган чарага килгән Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько әйтүенчә, 2030 елга кадәр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында коммуналь инфраструктураны яңартуга төрле чыганаклардан 4,5 триллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Федераль министрлыктан яңгыраган тагын бер тәкъдим: Алексей Ересько фикеренчә, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү планын әзерләүгә кече һәм урта бизнесны да җәлеп итәргә кирәк. Ягънибиредә эшне оештырып җибәрү өчен нинди инфраструктура кирәк икәнен алдан ук әйтсеннәр.  

Төбәк көне кысасында узган очрашуларның берсендә Казан мэры Илсур Метшин соңгы егерме елда башкала узган юл турында да сөйләде. «Безгә акча яңгыры да яумады, таулар да чигенмәде», – диде ул.

Җирле үзидарәләрне үстерү бөтенроссияассоциациясе рәистәше Ирина Гусева Илсур Метшинга рәхмәт тә әйтте. Эш шунда ки, төбәк көне кысасында, 29 гыйнвар көнне форумда катнашучылар Казандагы яңа иҗтимагый киңлекләр белән танышты. Кунакларга шул исәптән «Елмай» паркын, Камал театрының яңа бинасын күрсәттеләр. «Кичә Казанны карап йөргәндә Илсур Рәис улы безгә быелгы кебек яңгырлы-бозлавыклы кышта шәһәр урамнарын, җәяүле юлларын, җәмәгать транспорты  тукталышларын ничек тәртиптә тотарга кирәк икәнлеге турында бик яхшы «дәрес» бирде. Шуңа күрә сезгә бик зур рәхмәт!» – диде ул. Фикерен дәвам иттереп: «Республикада масштаблы төзекләндерү программасы нәтиҗәсендә бер елда меңләгән ишегалды тәртипкә китерелә. Бу тәҗрибәгә илнең башка төбәкләрендә дә таяна алалар», – дип тә өстәде.

Форумның пленар сессиясендә моңа бәйле тәкъдим дә яңгырады. Катнашучылар ил күләмендә иң яхшы төзекләндерү проектына бәйге игълан итәргә һәм җиңүчеләрнең тәҗрибәсе турында башкаларга да хәбәр итәргә кирәк, дигән фикергә килде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү