Кешенеке… Сыерсыз калган авыл халкы сөтне каян алып эчә?

«Галимә апа, сөтең бармы? Шәһәрдән балалар кайтасы иде. Бер 3 литрны – аларга, берсен үзебезгә дип әзерләп куярсың әле. Кара әле, каймак белән катыгың булса, аларын да кешегә бирми тор яме. Үзебез алырбыз. Рөстәм кайткач, сугылып чыгар идек…» Моннан 15–20 ел элек авылда мондый әңгәмә ишетергә туры килсә, гаҗәпләнер, аһ-ваһ килешер идек. Тик хәзер аптырамыйбыз, чөнки моны көндәлек, гадәти бер күренеш буларак кабул итәргә ияләнеп беттек. Сыерсыз калган авыл халкы сөтне каян алып эчә? Ни өчен авылдашлар бер-берсенә сөт сатарга теләми? Без әлеге сорауларга җавап эзләдек.

Алышбиреш

Җәен Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылына кайтып йөрибез. Авыл зур түгел, якынча 30 лап хуҗалыгы бардыр. Озак еллар күршедәге Рузалия апалардан сатып алдык сөтне. Сөтләре искиткеч тәмле, куе, үзләре дә чиста-пөхтә кешеләр. Тик 2023 елда хуҗабикә каты авырганнан соң, малкайларын бетерергә мәҗбүр булдылар. Шуннан соң банкабызны кыстырып, икенче урамда яшәүче Әминә апаларга төшәргә гадәтләндек. Әле аныкын да эләктереп калырга өлгергәндә өлгерәбез, шалтыратырга вакыт таба алмый йөрсәк, авыз ачып калуыбыз да бар иде. Чөнки ялларга шәһәрдән кайтучылар бер без генә түгел, авылдашларга да җиткерергә кирәк. Ә авылда аннан кала нибары 2–3 кеше генә сыер тота. Балалар да Әминә ападан алган сөтне генә яратып эчә. Кызганыч, җәй ахырында карап торган бер Әминә апабыз да сыерларын бетереп куйган, диделәр. Менә быел сөтне каян алып эчәсе булыр инде?

Авылдашлар сыер тотса, я булмаса, авылда кибет булса, сөткә аптырап торасы юк инде үзе. Заказ бирәсе дә барып аласы гына. Тик монда эчне кимереп торган бер нәрсә бар.

– Гомер буе мал асрап, хәзер күршегә банка күтәреп сөткә йөрү бик сәер икән ул, сеңлем, – ди Актаныш районыннан Илдар абый Нургалиев. – Без дә бетерәсе түгел идек. Апагыз авырып, йөри алмас булгач кына, бик авырлык белән генә булса да, сыерыбызны сатып җибәрергә туры килде. Башта кешедән сөт сорап керергә оят иде, кибеттән алып эчкәне дә күңелгә ятмады. Теләсә кемнән аласы да килми бит. Әле ярый күршебез үзе тәкъдим итте. Кич әйтеп куям да иртән кереп алам. Җайлы үзе. Ләкин барыбер мондый яңалыкка ияләшү авыр булды. Башка авылдашларга сатмый, чөнки сөт җыючыга тапшыру мәшәкатьсезрәк, ди. Аннан соң быел сөт хаклары да халык өчен әйбәт тора бит.

«Аларның сыерлары күп»

Яңа Чишмә районының Чертуш авылында яшәүче Рәмзия Мусина да сөтне күршеләреннән сатып ала.

– Өч-дүрт ел элек без дә сыерлар тота идек. Башта өчтән – икегә, аннан бергә калды. Ирем читкә китеп эшли, үзем мәдәният йортында. Мал карарга вакыт табу авырлашкач, сыерны бөтенләй бетердек. Ә сөтне күршеләребез – бик тырыш яшь гаиләдән сатып алабыз. Бер литрын 50 сумга бирәләр. Аларның сыерлары күп, – диде ул.

Чертуш авылында сыер тотучылар күп икән әле. Андыйлар сөт җыючы белән эшли. Мал тотмаучылар исә сөтне күп очракта кибеттән сатып ала икән.

– Мин үзем аны кешене борчыйсы килмәгәнлектән, кыенсынудан, дип уйлыйм. Кибеткә керәсе дә аласы бит. Аннан соң бөтен кешенең дә сөтен авылдашларына сатасы да килми. Алай мәшәкатьләнгәнче, барысын бергә тапшырып кына җибәрә. Әлеге вакытта литрын 41 сумнан тапшыралар, шулай ук начар түгел бит. Хакларның болай торуы авыл халкына барыбер стимул бирде. Авылдашлар арасында кортын, каймагын, эремчеген эшләп сатучылар да бар, – диде Рәмзия Мусина.

«Сатылмый калганы юк»

Саба районының Олыяз авылында сыер тотучылар аз. 2–3 хуҗалыкта 8–10 сыер булса, калган берничәсендә 1–2 баш кына. Биредә дүрт балалы Гөлфинә һәм Искәндәр Хуҗаәхмәтовлар моңа кадәр үзләре дә күпләп сыер тотканнар. Алай гына да түгел, сөт ризыгын – каймагын, эремчеген, сырын да ясап сатканнар. Кичәге сатучыдан бүгенге сатып алучыга әйләнгән гаилә хәзер сөтне каян алып эчә соң?

– Ничек туры килә инде, – дип елмайды Гөлфинә ханым, соравыбызга җавап итеп. – Кибеттә сатылган ризык сыйфаты буенча хуҗалыкта савып алынганыннан калышканын белсәм дә, хуҗалыктан сөт эзләп йөргәнем юк. Мин шуны әйтә алам: соңгы елларда шәхси хуҗалыкларда савып алынган сөткә (табигый ризыкка) ихтыяҗ артты. Без 11 ел сөт, эремчек саттык. Баштарак авыр иде, тик соңгы ике елда сораучылар күбәйде. Чөнки халык табигый ризыкларга өстенлек бирә башлады. Аннан соң, табыш алу ягыннан карасак та, сөт җыючыга тапшыруга караганда, эшкәртеп сату отышлырак. Кешеләр литрын 60 сумнан алып китсә (3 литрын 200 сумга да сатучылар бар), җыючыга 42 сумнан тапшыралар. Без үз товарларыбызны Саба һәм Шәмәрдән кибетләренә куеп саттык. Әле хәзер дә сорап торалар.

Чыннан да, сөт алырга кибеткә сукмак салучылар да күп. Эзмә авылы кибетчесе Гөлчәчәк апа әйтүенчә, алып кайткан бер генә сөт шешәсе дә киштәдә калмый.

– Мин кибеттә унөч ел эшлим. Сөт сату элек тә бар иде ул, тик соңгы биш елда аеруча күп ала башладылар. Безнең авыл зур түгел. Элек сыер тотучылар күп иде, хәзер бик аз калды. Булганнар сөтләрен җыючыга тапшыра. Шуңа күрә үзләрендә булмагач, күпчелек халык сөтне кибеттән алып эчә. Кайткан бере бетеп бара. Хуҗаларның көненә икешәр тапкыр алып кайткан чаклары да була. Көненә якынча 2–4 (12–24 шешә) төргәк сөт сатылып бетеп бара, – диде ул.

«29 сыер савам»

Күп итеп сыерлар тотып, аларның сөтен эшкәртеп, атнасына берничә тапкыр башкалага яки район үзәгенә барып сату өчен никадәр хезмәт куярга кирәклеген чамалыйсыздыр, шәт. Андыйлар сирәк булса да, бар.

– Безнең исем-фамилияне күрсәтмәгез, зинһар. Болай да безнең турыда: «Башлары киткән», «Олыгаеп беткәч нигә кирәк аларга?» – дип әйтүчеләр күп. Шуңа күрә мин үзебезнең авылдашларга бик сатмыйм да хәзер, – ди Арча районының бер авылында яшәүче Гөлсем апа.

Алар 25 (!) ел 29 (!) сыер савып, аларның сөтен, ризыкларын Казанга һәм районга алып барып сата. Әйтергә, язарга гына ансат. Шушы кадәрле сыерның сөтен көн дә эшкәртеп кара син! Әле аннан соң суыкта, яңгырда, эсседә сатарга чыгып кара.

– Әле генә базардан кайтып кердем дә аудым. Бераз хәл җыям да тагын сепарат аертырга тотынам. Бетерәм дип уйласаң, аның берние дә юк. Тотасың да бетерәсең. Беркем алдында бурычыбыз юк, барысы да үз кулымда. Хезмәте коточкыч, тормышыбыз җитеш, яшебез бар, ләкин бу безнең яшәү рәвешенә әйләнгән инде. Шул бер килеш барасың да, барасың. Шушы еллар эчендә сатып алучыларыбыз бик күп җыелды. Аларга ничек әзерләмисең инде?! Йортыбыз юл уңаенда булгач, Казанга китүчесе дә, кайтучысы да алып китә. Авылда иң күп сыер бездә, калганнарда аз гына. Элек беркем дә шешә тотып сөткә йөрмәде. Барысын да базарларга алып барып сата идем, – дип шаккатырды безне Гөлсем апа.

Ә сез сөтне каян аласыз?

Фәния Ваһапова-Измайлова (Тәтеш районының Бакырчы авылы):

– Каян алырга да аптыраган. Авылда сыерларны көз көне тикшергәч, күпләрнең малларында лейкоз табылды. Ләкин аңа карамастан, шул сыерларның сөтен тапшырып яттылар, бер нинди дә чара күрелмәде. Ә бит лейкозлы сыерның сөтен кайнаткач та эчәргә ярамый, дип сөйлиләр. Алардан төрледән-төрле ризык ясап сатучылары да бар бит. Бу бер безнең авылга гына хас күренеш түгел, башкаларда да, фермаларда да шулай. Шуңа күрә хәзер сөтне кибеттән дә аласы килми. Сөт эчмәгәннән генә үлмәбез әле. Бик кирәк булганда күрше авылдан, сәламәт сыерлы кешедән барып алабыз.

Дания Саттарова (Яшел Үзән):

– Шәһәрдә яшәсәк тә, сыер асрыйбыз. Сөтен, эремчеген, катыгын, каймагын, маен «үзебезнеке» дип, тыныч күңел белән ашыйбыз, сөт ризыкларының табыннан өзелгәне юк. Беркемгә дә сатмыйбыз, ә менә күчтәнәчкә бик теләп биреп җибәрәбез.

Зөһрә Кадыйрова:

– Күпчелек очракта кибеттән сатып алабыз. Ә авылдашлар арасында бары тик туганнарныкын гына эчәбез. Аларның сөтләре куе, чиста. Базардан алмаска тырышабыз, чөнки берничә тапкыр алдандык. Авыл сөтләрен махсус рәвештә зәңгәрсу шешәләргә тутырып саталар. Андыйларның сөтләре сыек була.

Нурия Гарипова (Мөслим районының Татар Бүләре авылы):

– Авылда яшәсәк тә, үзебезнең сыерыбыз юк. Сөтсез чәй эчәсе килмәгәч, аны кибеттән алабыз. Күпме торса да, ачымый.

Зөһрә Гарифуллина (Биектау районының Алан-Бәксәр авылы):

– Безнең авылда бер ел эчендә сыерлар ун башка кимеде. Хуҗалары авырып китү сәбәпле, бер гаиләдә сигез баш сыерны тоташ бетерделәр (Теләче районына бер фермерга сатып җибәрделәр), икенче гаиләдә өчтән бер сыер гына калдырдылар. Хәзерге вакытта 25 баш сыер исәпләнә. Сөтне җыючыларга да тапшыралар, алары көн дә килми. Күрше-тирә, шулай ук дачниклар да ала. Һәр хуҗалыкның даими ала торган үз клиентлары бар.

 

(Газетаның «ВКонтакте» сәхифәсендә уздырган сораштыру)

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү