Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росинкас» берләшмәсе президенты — идарәсе рәисе Василий Медведев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Киләчәктә төрле юнәлешләр, шул исәптән инкассаторлык хезмәтләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Василий Медведевка Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге — «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Бүләк ТР Рәисе Указы белән «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен ныгытуга зур өлеш керткән өчен» бирелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat