Пенсиягә алдан чыга аламмы?

Мин 30 ел авылда клуб мөдире булып эшлим. Эш стажым – 30 ел. Миңа 55 яшь. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинме?

Айрат Кадыйров

Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең матбугат хезмәте:

– Озак вакытка сузылган стажга бәйле картлык буенча иминиятләштерү пенсиясен хатын-кызлар – 37, ә ир-атлар 42 ел эшләгәч алу хокукына ия. Озак вакытка сузылган стажга бәйле вакытыннан алда пенсия билгеләр өчен Россия территориясендә һәм Социаль фондка иминият кертемнәре түләгән эш чорлары, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу чорлары исәпкә алына. Армиядә хезмәт итү, бала карау буенча отпуск, эшсезлек буенча пособие алу чорлары вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган стажга кертелми.

Кешеләр бүгенгә булган стажларын Бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларыннан карый ала. Әгәр дә стаж турында нинди дә булса белешмәләр тулысынча яки өлешчә исәпкә алынмаса, эш бирүчегә аларны төгәлләштерергә һәм аннан соң Россиянең Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү