Бу атнада Диссидент көне билгеләп үтелә. Кайберәүләр аны Халыкара диссидент көне дип тә атый. Тик БМО гамәлгә керткән истәлекле көннәр арасында андый дата юк. Кем соң ул диссидент? Ул, кыскача әйткәндә, дәүләттә яки җәмгыятьтә өстенлек иткән идеология белән ачыктан-ачык килешмәгән кеше.
Чал тарихта диссидентлар, аларга охшаш затлар, ихтимал, күп булгандыр. Чөнки диссидентлык идеологиядән тыш әле тагын дингә дә бәйле. Дин дигәндә, мәҗүси империя Римның бер провинциясе булган Иудеядә халыкны бер аллалыкка, шәфкатькә, гаделлек һәм хакыйкать патшалыгына өндәгән Иисус Христосны, Урта гасырлар чиркәү суды – инквизиция утта яндырган еретикларны да диссидентлар дип атап буладыр. Ә сәяси диссидентлыкка килгәндә, анысы – 1960 нчы елларда Советлар Союзында Хрущев «җепшеклеге» азагында яралып, 1980 нче елларга чаклы дәвам иткән сәяси-иҗтимагый каршылык хәрәкәте. Өлкәнрәк буын аның лаеклы вәкилләрен, мәсәлән, шул ук Синявский, Даниэль, Бродский, Солженицын, Людмила Алексеева, Сахаров кебекләрне хәтерлидер әле.
Совет чорының ул аралыгы килешмәүчеләргә шактый бай булып, тагын берничә дистә исемне санарга мөмкин булыр иде. Тик Андрей Сахаров дигән галим алар арасында аерым урын алып тору сәбәпле, иртәгә билгеләнәчәк истәлекле дата да аның исеменә бәйле. Чөнки моннан нәкъ 45 ел элек, 1980 елның 22 гыйнварында шул кешене – билгеле академик, Сталин премиясе лауреатын – Әфганстанга гаскәр кертүгә каршы чыгуын сәбәп итеп, кулга алалар һәм бернинди судсыз, ябык шәһәр саналган Горький, хәзерге Түбән Новгород шәһәренә сөрәләр. Бар булган исем-регалияләрен юкка чыгарып, бөтен дәүләт бүләкләрен тартып алып. Соңыннан шул дата Россиянең хокук яклау оешмалары, демократик җәмәгатьчелек тарафыннан Диссидент көне дип йөртелә башлый.
Шунысын ассызыклыйсы килә: идеология, бердәнбер һәм өстән төшерелгән булганда, бер дә яхшы нәрсә түгел ул. Нацизмны, коммунизмны, теге яки бу дини тәгълиматны дәүләт сәясәте, кыйбла итеп яшәп алган дәүләтләр булды. Ни белән беткәнен беләбез, ничек бетәчәген чамалыйбыз. Шуңа күрә Россия Конституциясенең 13 нче маддәсенең 2 нче пунктында: «Бер генә тәгълимат та дәүләт идеологиясе яисә мәҗбүри идеология рәвешендә беркетелә алмый», – дигән сүзләр бар. Ә менә идеологик күптөрлелек бик күп дәүләтләрдә кыйбла ителгән. Һәм ул – бердәнбер идеология белән яшәүдән, ул китерәчәк бәлаләрдан котылу чарасы. Бәлки шуңадыр, ирекле, хөр, демократик җәмгыятьләрдә диссидентлар юк һәм була да алмый.
Сахаров димәктән, күз алдына китерик: водород бомбасы уйлап тапкан атаклы галим, академик, берничә тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, башта хокук яклау эшләре белән шөгыльләнә, башкача уйлаучыларны яклый башлаганчы, «мәшһүр шәхес», «заманыбызның намус вә вөҗданы» (честь и совесть нашей эпохи»). Ә аннан соң – «антисоветчик» һәм «намусын югалткан зат». Ягъни бер үк кеше – властька яраганда, аның җырын җырлаганда мулла мәчесе кебек тәүфыйк иясе, ә намусы уянып, карашлары партиянең генераль линиясе белән тәңгәл килми башлагач – җинаятьче. Шулай була аламы? Әлбәттә, юк. Мондый хәл андый ил, җәмгыятьнең камиллектән дә, гаделлектән дә бик ерак икәнен күрсәтә.
Начар сүзләр белән атау, сөргенгә озату, изоляция, ихтимал, диссидентлар белән көрәштә җәзаларның иң шәфкатьлесе булгандыр. Белүебезчә, аларны психиатрия клиникаларында көчләп «дәвалаганнар», төрмәгә япканнар, чит илгә куылганнар да хәтсез булган. Үтә дә кодрәтле орган – Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты (КГБ), җәза органы булу белән беррәттән Джордж Оруэллның данлыклы романындагы «Дөреслек министрлыгы» ролен дә башкарып, илдәге иҗтимагый тормышны, мәдәният белән әдәбиятны, хәтта сәнгатьне дә каты контрольдә тоткан. Синявский белән Даниэль, мәсәлән, 1965 елда чит илдә совет хөкүмәте рөхсәтеннән башка китап чыгарган, китапта «иң гадел» стройга «яла яккан» өчен гаепләнеп, берсе – 7, икенчесе 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шул ук елны, шул ике язучыны яклап, СССР Конституциясе көнендә Мәскәүдә «Конституцияне үтәгез!» дигән плакатлар астында ике йөз кеше катнашында үткән митинг барышында янә дистәләп активист кулга алына. Арада күбрәк яшь интеллектуаллар, тагын да шул иҗат интеллигенциясе вәкилләре була. Әлеге җәһәттән 1968 елда совет гаскәрләре Чехословакиягә кергәч яралган, Кызыл мәйданда узган, шулай ук куып таратылган, катнашучылары озакка тоткарланган каршылык акциясен дә искә төшерәседер… Диссидентлардагы караш төрлелеген дә билгелисе килә. Абсолют күпчелек кеше хокуклары үтәлүне, ирек-хөрлекне таләп итсә, Солженицын кебек, православие белән монархияне кире кайтаруны сораганнар да була. Сахаров үзе, сәяси ирек-хокуклардан тыш, икътисадый якны да искәртеп, иң кулай строй социализм белән капитализмның синтезы рәвешендә генә мөмкин, дип саный.
Галимнәр, иҗат кешеләре, зыялылар арасында сәяси строй, андагы тәртипләр белән килешмәүчеләр бар икән, димәк андый җәмгыять дөрес яшәми. Андыйлар артык күп тә була алмый. Чөнки ул гамәл билгеле бер дәрәҗәдә батырлык, фидакарьлек таләп итә. Күпчелек халык, үз кабырчыгына посып: «Агымга каршы йөзмим, җилгә каршы төкермим», – дип яшәргә күреккән. Тик килешмәүчеләр, гыйсъянчылар булмаса, хакимиятләр үзгәрмәс, халык, җәмгыять ягына йөз белән борылырга ашыкмас иде. СССРдагы диссидентлык хәрәкәте ахыр килеп 1980 нче еллар уртасында башланган үзгәртеп коруга, соңрак илдәге демократик үзгәрешләргә – шул исәптән яңа Төп законда 47 маддәдән торган «Кеше хокук һәм ирекләре» дип аталган бүлек яралуга да сәбәпче булды, дисәк ялгышмабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat