Татарстанда балаларны яклау өчен сниффинг пропагандасын һәм демонстрациясен тыярга телиләр. Тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советына парламент Социаль сәясәт комитеты депутатлары кертте. Үзгәрешләр «ТРда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турында» канунына кертелергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, сниффинг — токсикоманиянең бер төре, ягъни бала газны кабызгычтан яки аларны тутыру өчен баллончиклардан сулый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat