Балтачта бакчага йөрүче балалар чаңгыда узышкан

Балтачта чаңгы спорты елдан- ел популярлаша. Көндез һәм төнлә үтә торган ярышларның, чараларның ниндиләре генә юк. Быел бу исемлеккә балалар бакчасына йөрүчеләр арасында үтә торганы да өстәлде.

Шушы көннәрдә аның икенчесе үткәрелде. Ярышларда 2018-2019 елларда туган 30 дан артык бала катнашкан. Сабыйларны сөендерүче иганәчеләр дә табылып тора. Беренче ярышта «Сихәт» даруханәләр челтәре матди ярдәм күрсәтсә, икенчесенә «Мелиоратор» җәмгыяте спонсор булган. Балаларны медальләр һәм бүләкләр белән сөендергәннәр.
-Кече яшьтән кызыксынган, ярышларның һәм җиңүнең тәмен белгән бала чаңгыларны алга таба да үз итәчәк, — дип ышана оештыручылар

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү