Татарстанда быел күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы лимиты арттырылды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник корылмаларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау планнары турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән (видеоконференцэлемтә буенча) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, барлык федераль һәм республика программалары тармаклар буенча бүленгән. Ул мәгариф өлкәсендә иң зур эшләр башкарылуын искәртте. Быел 8 программа кысаларында 5 млрд 903 млн сумлык 213 объект ремонтланачак, алар «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» илкүләм проектларына, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм 4 республика программасына керә.

Бу шул исәптән 33 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм 23 муниципаль берәмлектә мәктәптән тыш эшләр үзәге. Тагын 83 мәктәптә функциональ зоналар ремонтланачак, 74 мәгариф учреждениесендә – азык-төлек блоклары. Мәгарифнең кече звеносында 11 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла. Урта һөнәри белем бирү звеносында 8 ресурс үзәге һәм 4 тулай торак яңартылачак. Барлык объектлар буенча контрактлар март аенда планлаштырылган.

Эш күләме буенча икенче тармак – сәламәтлек саклау. Биредә «Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проекты һәм гомуми финанслау күләме 3 млрд 449 млн сум булган ике республика программасы буенча 226 объектны ремонтлау планлаштырыла. Аларга 151 фельдшер-акушерлык пункты, 19 стационар һәм 56 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктын ремонтлау буенча яңа республика программасы керә. Объектлар буенча контрактлар төзү шулай ук март аенда планлаштырылган.

Алга таба — яшьләр сәясәте тармагы. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына һәм 4 республика программасына кергән 34 объектка капиталь ремонтны финанслау күләме агымдагы елда 1 млрд 416 млн сум тәшкил итә. Объектлар арасында 8 яшьләр үзәге, 13 балаларны савыктыру лагере, 4 яшүсмерләр клубы һәм 9 психологик-педагогик ярдәм бинасы бар. Тармакның барлык объектлары буенча контрактация март аенда планлаштырылган.

Мәдәният тармагы буенча «Гаилә» илкүләм проекты, бер дәүләт һәм ике республика программасы кысаларында 987 млн сумлык 27 объектны ремонтлау планлаштырылган. Болар: 19 авыл мәдәният йорты, 3 балалар сәнгать мәктәбе һәм тармакның башка 5 учреждениесе (ике китапханә, бер ТЮЗ һәм ике музей). Барлык объектлар буенча дәүләт контрактларын төзү март аенда планлаштырылган.

Шул ук срокларда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган 80 объект контрактацияләнәчәк, алар ике программага кертелгән. «Кадрлар» яңа илкүләм проекты буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 833 млн сумлык 49 бинасы ремонтланачак, шулай ук 31 социаль хезмәт күрсәтү оешмасы республика программасы буенча яңартылачак.

Экологиядә 2 программа (республика һәм федераль) тормышка ашырыла -гидротехник корылмаларны ремонтлау, елга суларын чистарту һәм күлләрне чистарту эшләре башкарылачак. Барлыгы 22 объектта 338 млн сумлык эшләр башкарылачак. Алар буенча контрактларны февраль-мартта төзү планлаштырыла.

Бер программа буенча Урман хуҗалыгы министрлыгында, Авыл хуҗалыгы министрлыгында, Спорт министрлыгында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм Эчке эшләр министрлыгында гамәлгә ашырылачак. Болар 9 урманчылык бинасын, 5 ветеринария берләшмәсе бинасын, 5 авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре бинасын һәм 1 «Россельхозцентр» федераль учреждениесе бинасын, 20 спорт объектын, 5 янгын сүндерү-коткару бүлеге бинасын һәм 30 Эчке эшләр министрлыгы бинасын ремонтлау. Алар буенча дәүләт контрактлары шулай ук март аена планлаштырылган.

Шулай ук башка республика программалары кысаларында 39 объектка 719,5 млн сумлык капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Алар арасында 10 башкарма комитет бинасы, 18 хәрби комиссариат бинасы, 2 муниципаль архив, 2 җәмәгать судьялары бинасы һәм 7 Росгвардия карамагындагы бина бар. Алар буенча контрактлар март аена планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында хәбәр итте. Агымдагы елда программа лимиты өстәмә рәвештә 3 млрд сумга арттырылган һәм 10 млрд 341 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көнгә өстәмә лимит буенча муниципаль берәмлекләр йортларның беренчел исемлеген тәкъдим иткәннәр, дефект ведомостьларны ТР Дәүләт торак инспекциясе белән килештерү һәм торак фонды мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында программа формалаштыру бара. Муниципаль районнар башлыкларына эшне киләсе атнада төгәлләргә кирәк, диде Марат Айзатуллин.

2024 ел ахырында ТКХ фонды тарафыннан расланган күләмнәр кысаларында электрон аукционнар үткәрелә, 440 йортта подряд оешмалары билгеләнгән (115ендә — лифт җайланмаларын алмаштыру, 325ендә — төзелеш-монтаж эшләре).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү