Бүген Дәүләт Советында «Бер-береңә экология турында» социаль әһәмиятле проектларның өченче республика конкурсын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Быел конкурс финалына авторлары һәм коллективлары үзләренең экопрограммаларын гамәлгә ашыруга грантлар алган җиде проект үтте.
Яшь экологлар белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, аның рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин очрашты. «Бәйге берничә ел дәвамында анда катнашучыларга тикшеренү һәм табигатьне саклау эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү, табигый экосистемаларны саклау буенча проектлар әзерләү һәм гамәлгә ашыру, экологик белемне камилләштерү өчен иң зур мөмкинлекләр бирә, – диде Азат Хамаев, катнашучыларны сәламләп. – Сез экологик чараларда катнашуыгызны дәвам итеп кенә калмыйча, бу мөһим һәм кирәкле эшкә мөмкин кадәр күбрәк кешене, беренче чиратта яшьтәшләрегезне җәлеп итәрсез дип ышанам».
«Бер-береңә экология турында» социаль әһәмиятле проектларның республика конкурсы Дәүләт Советы депутаты, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин ярдәмендә уза. Азат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, проект гамәлдә булган өч ел эчендә барлыгы 300дән артык гариза кергән. Быел җиде җиңүче үзләренең экологик идеяләрен тормышка ашыру өчен Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлегеннән 300 мең сумлык грант алган. «Әлеге проект – социаль әһәмияткә ия чара, анда мәктәп укучылары да, урта махсус уку йортларында, техникумнарда, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында укучылар да катнаша», – дип билгеләп үтте Азат Җиһаншин.
Җиңүче авторлар үз чиратында проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. Әлеге яшьләр тарафыннан 67 экологик чара, төрле мастер-класслар, уеннар, үсемлекләр утырту дәресләре, шулай ук табигать киңлекләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча акцияләр үткәрелгән.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский мөрәҗәгать итте. «Сез гамәлгә ашырган проектлар безнең республиканың экологик культурасында яңа тармакка әверелде, – дип басым ясады Егор Тарнавский, – Сез хәзер салган экологик үсеш яхшы нәтиҗәләр бирер дип ышанам, ә без экология министрлыгыннан сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat