Февраль үзгәрешләре. Пенсияләр, ана капиталы, түләүләр арта

Пенсияләр, ана капиталы, түләүләр арта. Полиция хезмәткәрләре һәм акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләрнең эшенә бәйле яңалыклар гамәлгә керә. Февральдә нәрсә һәм ничек үзгәрәчәк?

Пенсия арта

2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция күрсәткече 9,5 процент тәшкил итте. 2025 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләрен алдан фаразланган инфляция дәрәҗәсенә кадәр, ягъни 7,3 процентка арттырганнар иде инде. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, әлеге төр түләүне кабат гамәлдәге инфляция күрсәткеченә кадәр күтәрделәр.

– Керем дәрәҗәләре югары булмаган гражданнарның иминлеген арттыру, социаль гаделлекне тәэмин итү бюджетның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Чынбарлыктагы вазгыятьтән чыгып, иминият пенсияләрен «арткы сан» белән 9,5 процентка индексацияләргә тәкъдим итәм. Гыйнвар өчен өстәмә акчаны февраль пенсиясенә өстәп түләп бетерергә кирәк, – диде Президент.

Якынча исәпләп тә күрсәткәннәр: мәсәлән, былтыр пенсия 20 мең сум булган, ди. Бу ел башындагы индексацияләүдән соң айлык акча 21 мең 460 сумга җиткән. Ә менә февральдәге арттыруларны да исәпкә алып, пенсия 21 900 сум тәшкил итәчәк. Шуны истә тотыгыз: февраль пенсиясенә гыйнвар өчен өстәмә индексацияләү акчасын да өстәп түләячәкләр (21900–21460=440 сум). Димәк, февраль пенсиясе 22 340 сум тәшкил итәчәк. Ә менә марттан пенсия ничек тиеш – шулай, ягъни 21 900 сум булачак.

Картлык буенча иминият пенсиясе – пенсиянең иң киң таралган төре. Татарстанда аны 1 миллионнан артык кеше ала, дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте. Лаеклы ялдагы пенсионерлар белән беррәттән, эшләүче пенсионерларның да айлык акчасын индексацияләячәкләр.

Ана капиталы да

Ана капиталы программасы 2030 елга кадәр озайтылды. 1 февральдән аны былтыргы инфляция дәрәҗәсенә җиткереп арттырачаклар. Гади тел белән әйткәндә, беренче бала өчен әлеге төр түләү – 60 мең сумга, икенчесенә (әгәр гаиләдә туган беренче балага ана капиталы алынмаган булса) 80 мең сумга күбрәк булачак.

– Бала тәрбияләүче гаиләләргә дәүләттән ярдәм чаралары арта. Икенче һәм аннан соңгы балага ана капиталы күләме 912 мең сум тәшкил итәчәк, – дип белдерде әлеге уңайдан Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Ана капиталы беренче балага моңа кадәр алынган булса, гаиләләргә 222 мең сумга якын акча өстәп түләячәкләр. 2024 ел белән чагыштырганда, әлеге акча 20 мең сумга күбрәк. Бу урында шунысын да искәртик: ана капиталы кайчан бирелүгә карамастан, ел саен индексацияләнә. Сертификатның бер өлеше тотылган булса да, калган акча арта.

Социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнә

Ана капиталыннан тыш, бу елның 1 февраленнән ил Хөкүмәте 40 тан артык социаль түләүне һәм пособиеләрне 9,5 процентка индексацияләде. Алар арасында инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, Хезмәт Геройларына кагылышлылары да бар.

Бала түләүләре дә артачак. Мәсәлән, сабый туганда бер тапкыр бирелә торган Бердәм түләү 26,9 мең сумга җитте. Сүз уңаеннан, быелдан инфляция дәрәҗәсенә җиткереп индексацияләнә торган түләүләр исемлеге дә киңәйтелде. Аерым алганда, моннан соң инвалид баланы һәм балачактан беренче төркем инвалидларны караган өчен түләүләр дә ел саен индексацияләнәчәк. Президент әнә шундый карар кабул итте.

Полициянең хокуклары арта

5 февральдән полиция хезмәткәрләренә хокук бозган мигрантларны өйләренә кайтарып җибәрү турында карар кабул итү хокукы биреләчәк. Моңа кадәр бу фәкать суд карары нигезендә генә мөмкин иде.

Шул ук вакытта, тиешле карар чыккан, әмма әлегә үз иленә кайтып китәргә өлгермәгән мигрантка каршы чикләүләр дә кертеләчәк. Мәсәлән, андыйларга өйләнергә, машина йөртү таныклыгы алырга, бизнес теркәргә, банкта хисап счеты ачарга һәм акча күчерергә, фатир һәм транспорт чарасы сатып алырга ярамаячак.

Акыл хезмәтен рәткә салалар

Алга таба креатив индустрия, ягъни акыл хезмәтенә нигезләнгән товар һәм хезмәтләр икътисадның бер тармагы булып саналачак. 5 февральдән үз көченә керәчәк канун нигезендә, әлеге өлкәдә мәшгуль булган физик затлар һәм компанияләр дәүләттән мәгълүмати, милек һәм матди ярдәм ала алачак. Әлегә тәгаен саннар юк, шул рәвешле тармакны рәткә сала башларга телиләр. Креатив индустриягә IT тармак, кинематография, архитектура, дизайн, мода, уенчыклар һәм видеоуеннар ясау, халык сәнгате һ.б. карый. Икътисадның югары мәктәбе мәгълүматларына караганда, илдә яшәүче 4,6 миллионга якын кеше әлеге тармакта мәшгуль.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү